Сынау
Айдарның ике дә уйламыйча МХОгә китүен якыннары яшен суккандай кабул итә. Лилия дә, әнисе халисә апа да, башка якыннары да Айдарны өзелеп көтә, сагына, исәнлеге өчен дога кыла. Иренең хәбәрсез көннәре — Лилиянең йөрәгенә ут булып кадала. Әмма ул кайгысына бикләнеп калмый. Киресенчә, ире кебек егетләр өчен, райондашлары өчен ныклы терәк булырга карар кыла.
Актаныш районыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен берләштереп, гуманитар ярдәм җыеп озатырга өндәүчеләрнең берсе Лилия. «Яшьлек» яшьләр үзәгенә «Без бергә» дигән исем астында волонтерлар туплана. Битараф булмаган якташларыбыз район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, транспорт мәсьәләсен хәл итәләр, МХОгә беренче гуманитар олаулар озаталар. Нәкъ шул чорда Лилия Фирдания апа белән таныша. Танышулары да гади түгел — бәхәсләр аша.
Фирдания апа «Улымнан ун көн хәбәр юк», дип борчыла. Лилия исә, күз яшьләрен эчкә йотып: «Минем иремнән егерме алты көн хәбәр юк инде», ди.
Шөкер, ул вакытта Айдарын ут эченнән исән-имин көтеп ала. Әмма язмыштан узмыш юк... Айдары бүген инде аның хәтерендә, йөрәгендә. Бер генә көне дә аны искә алмыйча үтми.
Лилиянең ныклыгы очраклы түгел. Аның тамырлары балачакка барып тоташа. Әти-әнисе, 11 айлык кызларын күтәреп, 1985 елда Үзбәкстанга чыгып китә. Мәктәптә уку белән беррәттән Лилия Республика олимпия резервы училищесында белем ала. Дзюдо буенча спортчы була. Көч, дисциплина, максатка омтылыш — аның холкына шул елларда ук сеңә.
2003 елда гаилә туган якларга кайта. Лилия Чаллыдагы физкультура институтына укырга керә. Танылган көрәшче Раил Сираев белән бергә укый. Институтны тәмамлагач, Актанышка кайтып, һөнәр училищесында укыта башлый. Шушы елларда Айдар белән танышып, гаилә коралар.
Яшь парлар Чаллыга күченеп китә. Үз эшләрен башлыйлар: кибетләр ачып, корпуслы мебель җитештерү цехы булдыралар. Эшләрен киңәйтәләр. Бүген дә Лилия үз оешмасын уңышлы җитәкли, 12 хезмәткәре белән алга карап эш итә. Ул — ныклы җитәкче, җаваплы эшмәкәр.
Айдары вафат булгач та, Лилия волонтерлык эшен ташламый. Киресенчә, тагын да ныграк бу эшнең кирәклеген аңлап хезмәт куя. Солдатларга, аларның гаиләләренә ярдәм итүне үзенең намус эше итеп кабул итә. Кеше чишә алмаган мәсьәләләрне хәл итәргә тырыша.
«Без бергә» — барыбызны берләштергән хәрәкәт
«Без бергә» волонтерлар төркемен коммерцияле булмаган оешма итеп теркәү — аерым бер вакыйга. Ярты елга якын документлар рәсмиләштерү артыннан йөри.
— Фирдания апа белән төнлә дә утырып сөйләшәбез, РФ Юстиция министрлыгы вәкилләре белән язышабыз. Алар аңлата, без төшенеп бетмибез, — дип искә ала бу четерекле чорны Лилия. Шул чакта Айдарның абыйсы, подполковник Эдик Гыйкрамин терәк була. Кирәкле белгечләрне табыша, сөйләшүләр алып бара. Лилия шәхсән 25 мең сум үз акчасын түләп, фондны рәсми рәвештә теркәтә. Бүген «Без бергә» — канун нигезендә эшләүче, ышанычлы оешма.
Лилия — ут йөрәкле хатын-кыз. Ай саен махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга гуманитар йөк илтүне оештыра. Соңгы вакытта үзе дә руль артына утырып, берничә тапкыр фронтка барып кайтты. Солдатларга туган як сәламен, күчтәнәчләрен, кирәк-яракларны илтте.
— Төнлә дә хәбәрләр килә. Сәгать икедә замполит яза: «Спите?» — ди. Мин җавап бирәм: «Не сплю, на страже». Иртән тагын «Доброе утро» дип язам, — ди ул елмаеп.
Күптән түгел егетләргә «Мавик»лар сатып алып җибәрәләр.
— Безнең ярдәмне алган егетләр караңгыда видеога төшереп җибәрәләр: «Лилия, борчылма, барысын да алдык. Рәхмәт сезгә, диләр», дип сөйли ул, күзләренә яшь тулып.
Айдарын искә алмаган бер көне юк. Күптән түгел Айдарның әнисе Халисә апа улын искә алу мәҗлесе — ифтар ашы үткәрде. Лилия әти-әнисен Тыңламаска алып барып, гаилә белән, кардәшләр, туганнар белән бергә дога кылдылар.
Аның тормышында сагыш та бар, югалту да бар. Әмма бирешү юк. Ул — көчле. Ул — йөрәге кушканны тыңлап яшәүче хатын-кыз.
Лилия Гыйкрамина кебекләр барында без чыннан да — бергә. Һәм безнең көчебез дә нәкъ менә шунда.
Нет комментариев