8 март 2026 яңалыклары
-
Иске Сәфәр артистлары Халыкара конкурста җиңде
Иске Сәфәр авылы мәдәният йорты җитәкчесе Илдус Харунов «Выше облаков» конкурсының «Халык вокалы» номинациясендә Гран-При иясе булды. Жюри аның талантын югары бәяләде һәм артистка Сочи шәһәрендә узачак ноябрь бәйрәмендә чыгыш ясарга чакыру тапшырды.
-
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Актаныш районының машина йөртүче гүзәл затларын 8 Март белән котлады
Халыкара хатын-кызлар көнендә Актаныш районы юлларында «Чәчәк патруле» дигән бәйрәм акциясе узды. Җирле ЮХИДИ хезмәткәрләре хатын-кыз машина йөртүчеләр өчен күңелле сюрприз әзерләгән.
-
Хезмәт һәм уңыш белән ирешелгән Актаныш горурлыгы!
Халыкара хатын-кызлар көне — 8 Март бәйрәме алдыннан без сезне Актаныш районының күренекле эшмәкәре, патриот хатын-кыз Айгөл Фәрит кызы Гыйздәтуллина белән таныштырабыз.
-
Чит тел укытучысы Рушания Әгъләмова: 38 ел балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышланган гомер
Халыкара хатын‑кызлар көне алдыннан олы йөрәкле, балаларга белем бирүгә бөтен гомерен багышлаган Актанышның икенче санлы мәктәбенең укытучысы Рушания Әгъләмова белән таныштырырга телибез. Ул 38 еллык хезмәт юлын инглиз телен укытуга багышлаган, берничә буын укучыларга белем һәм тәрбия биргән тәҗрибәле укытучы.
-
Ак халатлы шәфкать иясе: яраткан табибәбез Эльвира Зәбирова
Халык, табибны белеменә генә түгел, кешеләргә булган мөгамәләсенә карап бәяли. Пациентларның хәлен аңлап, сабырлык белән тыңлый белгән, һәркемгә җылы сүз таба алган табиблар аеруча хөрмәт казана. Актаныш район хастаханәсендә эшләүче гомуми практика табибәсе Эльвира Зәбирова нәкъ шундыйлардан.
-
«Без бергә» фондын оештыручылар турында: Ут йөрәкле ханымнар!
Актанышта шундый ханымнар бар: аларның тормыш юлы — үзе бер батырлык. Махсус хәрби операция башланган көннән алып хәзергәчә батыр сугышчы якташларыбызга, аларның гаиләләренә булышучы, аларның шатлыгын да, кайгысын да бердәй кабул итеп уртаклашучы, һәрчак ярдәмгә ашыгучы волонтер хатын-кызларыбыз Лилия Гыйкрамина белән Фирдания Нуруллина нәкъ шундыйлардан. Искиткеч көчле рухлы, физик яктан чыныккан, максатчан, кыю хатын-кызлар.
-
Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповның бәйрәм котлавы
Кадерле гүзәл затларыбыз! Сезне язның беренче бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.