Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Мәңгелек хәтер: Махсус операциядә һәлак булган Алмаз Әсләмов Батырлык ордены белән бүләкләнде

Актанышның тантаналар залы бер үк вакытта горурлык һәм тирән сагыш атмосферасына күмелде. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов махсус операциядә һәлак булган Алмаз Әсләмовның әнисе Сәмәния Фәхрази кызына Батырлык ордены тапшырды. Дәүләтебезнең югары бүләге аның улы Алмаз Әсләмовка хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен үлгәннән соң бирелде.

Актанышта Махсус хәрби операция Геройлары истәлеген мәңгеләштерү чаралары кысаларында хәрби бурычын үтәгәндә гомере өзелгән Әсләмов Алмаз Дилфис улы үлгәннән соң Югары Дәүләт бүләге – Батырлык орденына лаек булды. 

Батырлык орденын тапшыру тантанасы Актанышның тантаналар залында узды. Район башлыгы Ленар Зарипов Алмазның әнисе Сәмәния апага бүләкне шәхсән үзе тапшырды.

Сәмәния Фәхразый кызы улының батырлык орденын кадерләп саклаячакмын, ди. Тормыш иптәше Дилфис белән 5 бала тәрбияләп үстерә ул. Ә Алмаз игезәге Илназ белән өч кыздан соң көттереп кенә туган уллары. 

Алмаз Әсләмов 1981 елның 11 маенда Яңа Әлем авылында туган. Төп белемне Яңа Әлем урта мәктәбендә ала. 1996 елда СПТУ-80 гә укырга керә, тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә. 1998-1999 елларда армиядә хезмәт итә. Чечен сугышы ветераны, Моздокта хезмәт итә. Өлешчә мобилизациягә кадәр Яр Чаллы шәһәрендә эшли.
2022 елның октябрендә елда өлешчә мобилизация вакытында үзе теләп махсус хәрби операциягә китә. 2024 елның 26 ноябрендә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак була.

Сәмәния апа дәүләт бүләген кабул итеп алырга кызы Алмазия белән бергә килгән иде. Алмазия гаиләдә өлкән бала, энекәшенең хәрби антына тугрылыгы барысы өчен дә горурлык:

Отпускага кайткач, сөйләшә идек.  «Юк апа, барам, анда мине егетләр көтә, миңа анда барырга кирәк», дип әйтә иде. Өч кыз туганнан соң Алмаз белән Илназ көттереп кенә якты дөньяга аваз салдылар. Илназ ерак юлларга йөри, йөк ташый. Алмазыбыз Донецк өлкәсендә барган сугышта һәлак булды. Без-туганнары аны беркайчан онытмабыз, -ди Алмазия ханым. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев