Актаныш укучылары каникулга чыкты, мәктәпләрдә чирек нәтиҗәләре буенча киңәшмәләр бара
Актаныш районы мәктәп коллективлары укучыларны 3 нче чирек тәмамланганнан соң каникулларга озатты. Ләкин мәктәпләрдә педагогларның эшчәнлеге тукталмый.
Бу көннәрдә барлык мәктәпләрдә дә 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча педагогик киңәшмәләр үткәрелә. Җыелышларда район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре дә актив катнаша, тәҗрибә уртаклашу, уку процессының сыйфатын күтәрү һәм киләсе чиреккә планнар төзү буенча фикер алышулар бара.
Мәктәп коллективлары өчен бу киңәшмәләр — нәтиҗәләрне анализлау, уңышларны билгеләү һәм киләчәккә максатлар куярга ярдәм итә торган мөһим чара булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев