Алсу Әмирова һәм Сөмбел Гыйбадуллина «Проектлар» номинациясендә I урынга лаек булды.
Алар «Бердәмлек. Батырлык. Кыюлык» дип исемләнгән тикшеренү эшләре һәм проектлар конкурсында «Проектлар» номинациясендә I урынны яуладылар.
Әлеге бәйге Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган иде. Конкурс Казан шәһәре Вахитов районы Балалар иҗаты үзәге тарафыннан оештырылган IV Ачык республика Яруллин педагогик укулары кысаларында узды. Быелгы укулар «Балаларга заманча өстәмә белем бирүнең кыйммәт-мәгънәви юнәлешләре» темасына багышланды.
Укытучыларның әлеге җиңүе – эзләнүгә, иҗади эшчәнлеккә һәм укучыларга белем һәм тәрбия бирүгә юнәлтелгән тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсе.
Алсу Әнфәс кызы Әмирова һәм Сөмбел Флүс кызы Гыйбадуллинаны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз! Алдагы хезмәт юлларында яңа иҗади уңышлар, яңадан-яңа җиңүләр телибез!
Нет комментариев