Яшь футболчыларыбыз – турнирның көмеш призерлары!
Спорт хәбәрләре

Яшь футболчыларыбыз – турнирның көмеш призерлары!

2015–2016 елгы яшь футболчыларыбыз Яр Чаллы шәһәрендә узган футбол турнирында уңышлы чыгыш ясап, 12 команда арасында мактаулы II урынны яуладылар.

Яшь спортчыларыбызның әлеге нәтиҗәсе – тырышлык, бердәмлек, җиңүгә омтылыш һәм остазларының нәтиҗәле хезмәте нәтиҗәсе.

Футболчыларыбызны лаеклы җиңүләре белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Алга таба да спортта зур уңышлар, яңа үрләр һәм күп кенә җиңүләр телибез!


Нет комментариев