Чит тел укытучысы Рушания Әгъләмова: 38 ел балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышланган гомер
Халыкара хатын‑кызлар көне алдыннан олы йөрәкле, балаларга белем бирүгә бөтен гомерен багышлаган Актанышның икенче санлы мәктәбенең укытучысы Рушания Әгъләмова белән таныштырырга телибез. Ул 38 еллык хезмәт юлын инглиз телен укытуга багышлаган, берничә буын укучыларга белем һәм тәрбия биргән тәҗрибәле укытучы.
Рушания 1983 елда Актаныш мәктәбен тәмамлый һәм Алабуга дәүләт педагогия институтына керә, чит телләр факультетында инглиз һәм немец телен өйрәнә. 1988 елда институтны тәмамлап, ике ел Чаллыда 26 нчы гимназиядә эшли, аннары Актанышка кайта, бу вакытта әтисе каты авырый, кару-тәрбиягә мохтаҗ була.
Рушания, мәктәптә дәресләр булмагач, «Каенкай» балалар бакчасында эшли, ә 1992 елда Актанышның икенче мәктәбенә инглиз теле укытучысы булып килә. Шуннан бирле ул балаларга инглиз телен өйрәтә.
— Элек чит телләр өйрәнү балаларга кызык, күзләре янып тора иде. Хәзер инглиз телендәге сүзләр һәр җирдә, һәр тарафта, аларга балаларның күзләре ияләшкән, мәгънәсен аңлыйлар, әмма кайсы телдә икәнен белмиләр. Шуңамы, кызыксынулары азрак, — дип сөйли Рушания Әгъләмова.
Һөнәремне матур укытучыларыма карап сайладым
Укытучы үз һөнәрен балачактан ук яраткан инглиз теленә мәхәббәт уяткан мөгаллимәләренә карап сайлый. «Укытучыларым — Илсөяр Солтановна, Фәүзия Хатиповна, Рәсимә апа — үзләренең энергиясе, яңа, үзенчәлекле киемнәре, укуга мәхәббәтләре белән миңа тәэсир итте, алар безгә һәрьяклап үрнәк булдылар, инглиз телен кызыксынып өйрәнергә стимул бирделәр», — дип, бу хактагы серен ачты Рушания апа.
— ФГОС системасын авыр кабул итмәдем. Ул балалар белән дәрестән тыш шөгыльләнергә мөмкинлек бирә, беренче сыйныфтан ук укучылар белән инглиз телен өйрәнә башлыйбыз, балаларның белеменә бәяләмә бирмибез. Алар хаталар ясасалар да, үз фикерләрен инглиз телендә әйтергә өйрәнәләр, — дип сөйли педагог.
Укытучы эше бик күп вакытны ала, шуңа күрә педагогларның, гадәттә, үз балаларын тәрбияләргә вакытлары калмый. Көне буе мәктәптә, ә кичен иртәгәге дәресләргә план төзи, дәфтәр тикшерә. Рушания апа да шундый проблемага юлыккан, бигрәк тә уку-укыту буенча директор урынбасары булып эшләгәндә өенә кайтып керми. Әмма балалары бик мөстәкыйль булып үсәләр, әниләренә дәгъва белдермиләр. Олы кызы Алия — КФУда аспирант, улы Аяз — Актанышта икмәк кабул итү предприятиесендә эшли.
— Эш һәм гаилә балансын бер югарылыкта тоту кыен булды, ләкин балаларның уңышлары һәм укучыларның рәхмәтләре барлык кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итте — ди Рушания апа.
Рушания Әгъләмова, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» медале һәм Татарстанның Мәгариф министрлыгы грамотасы иясе, бүген меңнәр арасыннан үзен сайлап интервьюга чакырганга бик гаҗәпләнде. Үзенә карата игътибарга, кайгыртуга артык күнекмәгән, дан-шөһрәткә омтылмаган гади, әмма олы йөрәкле ханым ул.
— Барыгызга да сәламәтлек, сабырлык, бәхет һәм мәхәббәт телим. Гаиләле хатын‑кызларга гаилә бәхете, гаиләсезләргә яраткан парларын табуларын телим. Һәрберебез балалар шатлыгына сөенеп яшик!- дип бәйрәм котлауларын җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев