Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Актанышның игелекле уллары мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә утын илтте (фото һәм видео)

Мобилизацияләнгән якташларыбызга ярдәм күрсәтү районыбызда системалы төс алды. Бүген Актанышыбызның игелекле кешеләре гаилә башлыкларын, улларын озатканнарга утын алып кайтып бирделәр.

 

                   - Улларыбыз хәзер хәрби операциядә катнаша. Анда киткәнче ике улыбыз да Казанда өйрәнүләрдә булды. Күрше Әҗәкүл авылыннан булган бер танышлары Казан янындагы шәхси ихатасына улларыбызны атна саен мунчага чакырды. Казанга баручылар артыннан капчыклап утын җибәрдек. Шулай итеп утын кимеп китте. Бүген утын китергәч бик сөендек. Зур рәхмәт утын кисүчеләргә, китерүчеләргә. Яруын үз көчебез белән ярачакбыз инде,- ди Ирмәш авылында яшәүче Айрат абый.

          Бүген Яңа һәм Иске Әлем, Иске Сәфәр, Татар Суыксуы авылларына да йөк машиналары белән бер-бер артлы утын илтү оештырылды. Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин бу эшнең ике як өчен дә файдалы булуын билгеләп үтте.

Утынга тәгаенләнгән каен агачларын Актанышка керә торган юл буе полосаларыннан кисәләр. Сирәкләү, санитар чистарту барышында полоса авышкан, черегән агачлардан арындырыла. Бу эшне Актаныш авылында яшәүче Радик Габдрәшитов үз техникалары белән башкара, агачларны аударалар, кисәләр, ботаклы өлешләрен аерым җыеп баралар.

Радикка ярдәмгә Яңа Әлем авылында яшәүче әтисе Расих һәм ике туган энесе Данияр Хәйдәров та килгән.

- Бу эшкә без 13 гыйнвар көнне тотындык. Ял вакытында эшлибез. Дөньялар тыныч булсын, мобилизацияләнгән егетләребез исән-сау кайтсыннар,- ди Радик Габдрәшитов.


       Утынны авыл җирлекләренә илтүне тагын бер ярдәмчел авылдашыбыз Әскать Ганиев үз өстенә алган. "Газель" машинасына утын түмәрләрен төяү, хуҗаларына илтеп биргәннән соң бушатуны да үзе башкара. 

     Авыл җирлеге җитәкчесе Илнур Хуҗин әлеге авылдашларыбызның хезмәтенә чиксез рәхмәтле, әгәр дә мөмкинлекләре булганнар ярдәмләшергә теләк белдерсә, шат кына булачакбыз, ди ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев