Актаныш

Актаныш районы

16+
Хәйрия

Автоспорт буенча Россия чемпионы, якташыбыз Рәдис Хашимов махсус хәрби операциядәге сугышчыга автомобиль тапшырды

Шушы көннәрдә генә Мәскәүдә Россия автомобиль Федерациясенең бүләкләү тантанасында хөрмәтләнеп кайткан күренекле якташыбыз, автокросс буенча җиңелмәс Россия чемпионы Рәдис Хашимов игелекле гамәлләре белән дә сөендереп тора. Туган ягы Актанышка бик күп иганә ярдәме күрсәтүче Рәдис Мөбарәк улы махсус хәрби операциядәге якташыбыз Радмир Харисовка автомобиль тапшырды.

Актанышлылар өчен махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга ярдәм итү һәркемнең намус эшенә әверелде. Якташыбыз, эшмәкәр һәм автоузышлар буенча Россия чемпионы Рәдис Хашимовның игелекле гамәлләре  моңа ачык мисал.  
 

Рәдис Хашимов махус хәрби опрациядә илебезнең тынычлыгы һәм иминлеге өчен батырларча көрәшүче Радмир Харисовка автомобиль ачкычлары тапшырды. Бу бүләк батыр сугышчыбызга көндәлек эшләрендә ярдәм итеп кенә калмыйча, барыбыз да сакчыларыбызга күрсәтергә тиешле бердәмлек һәм ярдәм символына әверелде. Меценатның бу сугышчыларга тапшырган икенче автомобиле. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Рәдис Хашимовка районыбыз халкы исеменнән ихлас рәхмәт сүзләрен юллады:

Аның кебек, олы йөрәкле, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торган якташларыбыз булганда егетләребезнең иминлеге ышанычлы кулларда. Барлык райондашларыбыз, махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез исеменнән ихластан рәхмәтләремне җиткерәм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев