Җиңү алып килгән батырларга дан һәм хөрмәт!
9 май, Җиңү бәйрәмен Актаныш районы халкы көтеп ала. Чөнки илебездә 9 Майдан да дулкынландыргыч бәйрәм юк. Бу – бөек бәйрәм генә түгел, батырлык, фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, югалтулар бәрабәренә җиңү яулаучыларны искә алу көне!
Бүген дә Актаныш тыныч тормышыбыз өчен бәйсезлек яулап алган җиңүчеләр буынын зурлый. Миллионлаган гомерләр бәрабәренә яулап алынган тынычлыкны саклау әле дә изге бурычыбыз булып кала бирә, райондашларыбыз неонацизмга каршы көрәшә, 1941-1945 нче елларда ата-бабаларыбыз күрсәткән батырлык үрнәкләрен кабатлый.
Җиңү паркы каршындагы мәйданда совет солдатларына, тыл хезмәтчәннәренә тирән хөрмәтебезне белдереп театральләштерелгән бик тирән һәм киң эчтәлекле тамаша карадык. Районыбызның барлык мәдәният хезмәткәрләре, укучылар, балалар бакчалары һәм башка коллективлар күңел кылларын тибрәтерлек патриотик рухлы бәйрәм чарасы күрсәттеләр. Бүген без сөйгәне белән кавышырга җыенган солдат язмышы аша сугыш башланган чорга кайттык, тыл тормышының шаһитлары булдык. Җиңү шатлыгын татыдык. Ә иң дулкынландырганы шәфкать туташы Нурфика белән хисапчы Әбүбәкнең икесе ике якка аерылып фронтка китү күренеше булды. Ялкынлы, саф мәхәббәтнең көченә инандык, әнә бит утлар -сулар кичкән фротовик Нурфика белән Әбүбәк сугыштан исән-сау кайтып, тыныч тормышта да хезмәтләрендә зур уңышларга ирешкән, берсеннән берсе үрнәк балалар, оныклар тәрбияләгән. Бөек Ватан сугышы Нурфика Абдуллина бүген дә исән-сау, Күҗәкә авылында 100 яшен тутырып Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылады. Мәдәниятчеләребез менә шушы сугышчан мәхәббәт тарихын безгә дә кабат искә төшерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев