Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Актаныш хәрби комиссариатында контракт буенча хәрби хезмәткә чакыру дәвам итә: пилотсыз системалар гаскәренә аерым игътибар бирелә

Бүген Татарстанда контракт төзергә теләгән ир-егетләр хәрби белгечлек юнәлешен үзләре сайлый ала. Хәзерге вакытта республикада махсус хәрби операциягә, Африка корпусы һәм пилотсыз системалар гаскәренә (дроннар гаскәре) җыю алып барыла.

 

Яңа юнәлеш — пилотсыз системалар гаскәре

Бүген Татарстанда контракт төзергә теләгән ир-егетләр хәрби белгечлекне үзләре сайлый ала. Хәзерге вакытта республикада Африка корпусы һәм пилотсыз системалар гаскәренә (дроннар гаскәре) җыю алып барыла.


 

Актаныш районы хәрби комиссары урынбасары Родислав Авзалов билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операция өчен хәрбиләр туплау эше бүген дә дәвам итә.

— Иң кирәкле һәм перспективалы юнәлешләрнең берсе — пилотсыз системалар гаскәре. Бу — заманча технологияләргә нигезләнгән яңа төр гаскәр, — ди ул.

Әлеге юнәлешнең үзенчәлеге шунда: монда физик әзерлек кенә түгел, ә техник белем, логик фикерләү һәм интеллект та зур роль уйный.

Кемнәрне кабул итәләр

Пилотсыз системалар гаскәренә контракт буенча хезмәткә 18 яшьтән 45 яшькә кадәрге ир-егетләр кабул ителә. Бу юнәлештә эш техникумнар һәм училищелар белән берлектә алып барыла.

Пилотсыз системалар берничә төргә бүленә:

  1. һавада очучы дроннар,
  2. җирдә йөрүче аппаратлар,
  3. суда йөзүче дроннар,
  4. су астында эшләүче системалар.

Контракт төзегән егетләр башта махсус әзерлек үтә.

— Контракт төзегән очракта, егетләр Екатеринбург шәһәрендәге хәрби укыту үзәгендә якынча ике ай ярым белем ала. Аннан соң гына алар әзер белгеч буларак хезмәт урынына җибәрелә. Ике райондашыбыз пилотсыз системалар гаскәрендә хезмәт итү өчен контракт төзеделәр  — дип аңлатма бирде Родислав Авзалов.

Контракт шартлары

Пилотсыз системалар гаскәрендә контракт шартларының кайбер үзенчәлекләре бар.

Иң мөһиме — контракт вакыты автомат рәвештә озайтылмый. Минималь хезмәт срогы бер ел тәшкил итә.

Моннан тыш, контракт төзегән хәрбиләрне башка төр гаскәрләргә күчермиләр. Пилотсыз системалар операторлары, гадәттә, беренче бәрелеш сызыгында түгел, ә икенче яки өченче линиядә, ныгытылган пунктларда хезмәт итәләр.

Түләүләр һәм акчалата ярдәм

Контракт буенча хезмәт итүчеләр өчен бер тапкыр бирелә торган түләү каралган:

2 миллион 900 мең сум — федераль һәм республика ярдәме,

150 мең сум — муниципалитетлар тарафыннан өстәмә түләү.

Шулай итеп, бер тапкыр бирелә торган түләүнең гомуми суммасы 3 миллион 50 мең сумга җитә.

Алга таба хәрбиләрнең вазифасына карап айлык хезмәт хакы 220 мең сумнан артык тәшкил итә.

Моннан тыш, хәрби бурычларны үтәгән өчен һәм пилотсыз системалар ярдәмендә башкарылган нәтиҗәләр өчен дә өстәмә түләүләр каралган.

Кая мөрәҗәгать итәргә

Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләрне Актаныш районы хәрби комиссариатында көтәләр.

Документларны туплау, медицина комиссиясе узу һәм контракт төзү гадәттә 2–3 көн дәвам итә.

Аеруча инженерлык юнәлешендә белем алган, техника белән кызыксынучы, компьютер технологияләрен яхшы белгән егетләр кирәк.

Контракт буенча хезмәт, түләүләр һәм ташламалар турында тулырак мәгълүматны:

Татарстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына киңкырлы ярдәм күрсәтү системасы эшләп килә. Бүген республикада 3000 гә якын төрле ташлама һәм социаль гарантия каралган.

Алар арасында 10 миллион сумга кадәр бурычларны гамәлдән чыгару, кредит каникуллары, балаларга бушлай туклану һәм белем алу мөмкинлеге, реабилитация чаралары һәм башка ярдәм төрләре бар. Моннан тыш, республика үз хәрбиләренә гуманитар ярдәм дә күрсәтә — азык-төлек, техника, транспорт һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итә.

Барлык ярдәм чаралары, өстәмә түләүләр һәм контракт буенча хезмәт турында тулы мәгълүматны heroes-tatarstan. ru сайтында табарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев