10 март 2026 яңалыклары
-
Актанышның «Иман» командасы — Татарстан кубогы иясе!
Актаныш районы Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе карамагындагы «Иман» футбол командасы зур уңышка иреште. Спортчыларыбыз 2011–2012 елгы үсмерләр арасында футзал буенча Татарстан Республикасы Футбол федерациясе Кубогын яулап, лаеклы рәвештә җиңүче булды.
-
Актаныш хәрби комиссариатында контракт буенча хәрби хезмәткә чакыру дәвам итә: пилотсыз системалар гаскәренә аерым игътибар бирелә
Бүген Татарстанда контракт төзергә теләгән ир-егетләр хәрби белгечлек юнәлешен үзләре сайлый ала. Хәзерге вакытта республикада махсус хәрби операциягә, Африка корпусы һәм пилотсыз системалар гаскәренә (дроннар гаскәре) җыю алып барыла.
-
Актаныш районы өчен 10 март көненә авыз ачу, 11 март көненә сәхәр тәмамлану вакыты
Актаныш районы өчен 10 март көненә авыз ачу, 11 март көненә сәхәр тәмамлану вакытын тәкъдим итәбез.
-
11 мартка һава торышы фаразы
11 мартта республикада болытлы һава торышы, ара-тирә аяз булуы көтелә.
-
Актанышта 14 мартта булачак ифтар мәҗлесенә ТР мөфтие Камил Сәмигуллин килә
Хөрмәтле райондашлар! Рамазан аеның кыл уртасын узып барабыз. Тоткан уразаларыбыз савапка булсын! Дин кардәшләребез Рамазан аеның бар рәхәтлекләрен татып калырга омтылып, коллектив ифтарлар үткәрәләр, аларга өлкәннәрне дә, яшьләрне дә тарталар.
-
Поздравление с 20-летием Национального антитеррористического комитета
Национальный антитеррористический комитет образован 10 марта 2006 года в связи с вступлением в силу Федерального закона «О противодействии терроризму» и Указа Президента Российской Федерации «О мерах по противодействию терроризму».
-
Фирүзә Мингазова: «Бүгенге архивчы – тарихчы, юрист, программист һәм менеджер бер затта»
Актаныш районы хакимиятенең архив бүлеген хзерге көндә Фирүзә Мингазова җитәкли. Әле күптән түгел генә эшли башлавына карамастан, ул архив эшенең нечкәлекләренә төшенеп, матур итеп хезмәтен башкара. Бүген Архивчылар көне уңаеннан Фирүзә ханым белән әңгәмә кордык.
-
Бүген — Россия архивлары көне
Бүген — Россия архивлары көне. Федераль архив хезмәте карары белән әлеге дата өченче ел рәттән билгеләп үтелә. Бу көн илебезнең тарихын, документаль мирасының кадерен белүче һәм аны саклап киләчәк буыннарга җиткерүче архив хезмәткәрләренә хөрмәт билгесе булып тора.
-
«Төсле күпер» – яшь талантлар өчен яңа иҗат мәйданы: Актаныш районында яңа проект гамәлгә ашырыла
Актаныш районында балалар һәм яшьләр өчен үсеш мөмкинлекләре булдыру юнәлешендә эш дәвам итә. Бу эшчәнлек «Яшьләр һәм балалар»- «Молодежь и дети» милли проекты кысаларында дәүләт тарафыннан да актив хуплана. Әлеге проект өстәмә белем бирү системасын үстерүгә, сәләтле яшьләрне барлауга, заманча белем бирү киңлекләре булдыруга һәм иҗади инициативаларны тормышка ашыруга юнәлтелгән.
-
Актаныш районы чаңгычылары — республикакүләм ярыш призёрлары арасында
Яр Чаллы шәһәрендә Россиянең атказанган спорт мастеры И.С. Утробин призларына республикакүләм чаңгы ярышлары узды. Актаныш районы командасы әлеге мәртәбәле ярышларда лаеклы чыгыш ясап, почётлы өченче урынны яулады.