Реклама
Бу мөһим
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары: Ике ул әнисе буларак беләм- физика егетләргә бик кирәк!
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова «Үсеш ноктасы» үзәгенең районыбызга олы ярдәм булуын билгеләп үтте.
Бүген районыбызда сигезенче «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды. Татар Суыксуы мәктәбендәге үзәкне төзү өчен "Мәгариф" федераль программасы кысаларында 3 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән.
Нәтиҗәдә, физика, химия, биология кабинетлары яңартылган, заманча уку-укыту әсбаплары, цифрлы технологияләргә нигезләнгән җиһазлар кайткан. Димәк, бу фәннәрне тирәнтен үзләштерергә, укучыларда кызыксыну уятырга тулы мөмкинлек бар.
- "Үсеш ноктасы" үзәген булдыру районыбыз балаларын физика, химия, биология фәннәрен тирәнтен өйрәнергә ярдәм итәчәк. 2022-2023 нче уку елында Актаныш районындагы бер генә укучы да Бердәм дәүләт имтиханын бирү өчен физика фәнен сайламаган. Бу бик кызганыч. Үзем дә ике ул үстергән әни кеше буларак беләм, егетләргә физиканы тирәнтен өйрәнү бик кирәк. Физикадан имтихан тапшырып югары уку йортына укырга кергән студентлар илебезнең киләчәген хәл итә торган белгечләр алар. шуңа күрә бу җиһазлардан, бу кабинетлардан тулысынча файдаланырга кирәк. Башка мәктәпләрдән укучылар, укытучылар экскурсиягә килсеннәр. Семинарлар оештырып физика, химия укытучылары монда килеп, бер-берегез белән аралашып, өйрәнегез. Шушы кабинетлардан бөтен район белән файдаланыгыз, -диде Дилбәр Миркасыйм кызы.
Тулырак әлеге язмада, фотолар да шунда- Бүген Татар Суыксуы мәктәбендә «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев