13 сентябрь 2023 яңалыклары
-
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары: Ике ул әнисе буларак беләм- физика егетләргә бик кирәк!
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова «Үсеш ноктасы» үзәгенең районыбызга олы ярдәм булуын билгеләп үтте.
-
Редакциябездә кунак бар: Районыбызда «Центр притяжения» проекты авторы Рәсим Хаҗиев эшлекле сәфәрдә булды
Рәсим Хаҗиев- «Шәһри Казан» газетасы журналисты, «Именно шулай» телеграмм-каналын алып бара ул. Шактый кызыклы яңалыклар, фикерләр белән язылучыларын тиз арада җәлеп итә алган тәҗрибәле журналист бүген Актаныш районына килде. Берочтан «Актаныш-информ» үзәгенә дә кереп безнең эшчәнлек белән танышты.
-
Бүген Татар Суыксуы мәктәбендә «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды
“Мәгариф” милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында Татар Суыксу урта мәктәбендә бүген «Үсеш ноктасы” ачылды.
-
Яңа Әлем мәктәбенең ЮИД отряды балалар бакчасында «Юл хәрәкәте лабораториясе» оештырды
Яңа Әлем балалар бакчасы юл хәрәкәте иминлеге чараларын дәвам итеп мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Актаныш районы буенча ЮХИДИ профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәзиф кызы Мөхәммәтова һәм Яңа Әлем мәктәбенең ЮИД отряды белән берлектә «Юл хәрәкәте лабораториясе» оештырдылар.
-
Сыйфатсыз товарны кире кайтару алгоритмы
Күп кенә кулланучыларга сатып алынган товарны сыйфатсыз булу сәбәпле кире кайтарырга туры килә. Кулланучыларның сыйфатсыз товарны кире кайтару хокукы 07.02.1992 елның 2300-I номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ Законының 18 статьясында язылган (алга таба — Закон). Әгәр дә сез сыйфатсыз товарны сатып алу урыны буенча кире кайтарырга тиеш булсагыз, иң беренче чиратта түбәндәгеләрне ачыкларга тиеш:
-
Бүген районыбыз белән танышырга «Центр притяжения» проекты авторы Рәсим Хаҗиев кунакка килә
Рәсим Хаҗиев- «Шәһри Казан» газетасы журналисты, «Именно шулай» телеграмм-каналы авторы.
-
Иске Уразай күленә балыкка төшкән 1961 нче елгы ир-егетне эзләргә водолазлар чакыртканнар
109 нчы янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Илдар Мортазин кичә, 12 сентябрь көнне Иске Уразай күле янында бер райондашыбызның югалуы турында хәбәр итте. Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-егет Такталачык авылында яшәгән. Әлеге хәбәргә ачыклык кертү максатыннан Такталачык авыл башлыгы Марс Мансуров белән элемтәгә кердек.