Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ГАМЬЛЕ ӘҢГӘМӘ: Иске Богады җирлегендә экстремизмга каршы эшчәнлек

Иске Богады авыл җирлеге районыбызның иң олы җирлекләренең берсе, Иске һәм Югары Богады, Яңа Җияш, Солтангол һәм Каенлык авылларын берләштерә. Биш авылда 437 хуҗалык булып шуның 356-ысында кеше яши. 19 гаилә җәйге чорда кайтып бикле хуҗалыкларны ачып керә. Авылда 877 кеше исәпләнә. Милли составның зур күпчелеген татарлар били. 99 процент татар, 1 процентын рус, молдаван, үзбәк халкы тәшкил итә.

         Без зур матур дәүләттә яшибез. Тарих битләренә күз салсак безнең ил, Беренче Бөтендөнья (1914-1918 ел), Бөек Ватан сугышы (1941-1945 ел) кебек ил азатлыгы өчен булган бәрелеш-фаҗигаләрдә җиңү яулаган бөек дәүләт. Бүген бөтен җир шары терроризм һәм экстремизм белән көрәшә. Бүгенге көннең төп афәте булып халыкара терроризм тора, самолетларны кулга төшерү, кеше күп йөри торган объектларны шартлату, кешеләрне тоткынлыкта җәберләү, кешеләрне күпләп юкка чыгару- барысы да ата-бабаларыбыздан мирас булып калган яшәеш кануннарын, бүгенге тормышны, әхлакый кануннарны, тотрыклы җәмгыятьне җимерүгә йөз тота. Террорчылык һәм экстремистик күренешләрне кисәтү буенча Иске Богады авыл җирлеге җәмәгатьчелек, полиция участок вәкиле, ирекле халык дружинасы әгъзалары белэн тыгыз хезмәттәшлектә эшли. 5 авылны берләштергән Иске Богады җирлегендә терроризм һәм экстремизмны профилактикалау юнәлешендәге эшчәнлеге турында авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов белән әңгәмә кордык.  

- Илсур Филисович, бүген профилактика эше халыкны бәлаләрдән саклауда иң отышлы ысул. Сездә терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча нинди профилактик эшләр башкарыла?

-   Халык күп йөри торган объектлардан- төп гомуми белем бирү мәктәбендә, балалар бакчасында, Иске Богады җирлеге җитәкчелеге урнашкан административ бинада, "Тамыр" хуҗалыгының машина-трактор паркында, Иске Богадының ”Өммегөлсем”, Югары Богады мәчетендә, мәдәният йортында, почта бүлегендә,  Иске Богады, Югары Богады, Иске Солтангол, Яңа Җияш  авыл фельдшер-акушерлык пунктларында, клубларында, шәхси эшмәкәр Хамидуллинның ягулык салу пунктында терроризм һәмм экстремизмны профилактикалау буенча материаллар эленгән. Халык җыеннарында даими рәвештә саклану чаралары турында аңлатабыз.

- Террорчылык һәм экстремизмны профилактикалауда, шулай ук террорчылык һәм экстремизм чагылышлары нәтиҗәләрен минимальләштерү һәм юкка чыгаруның максаты нәрсәдә?


- Террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору, шулай ук авыл җирлегендә яшәүче гражданнарның тормышын террорчылык һәм экстремистик актлардан яклау, башка милләт һәм дини конфессия затларына карата экстремизм күренешләрен һәм тискәре мөнәсәбәтне булдырмау, яшьләр арасында толерантлык һәм этникара мөнәсәбәт булдыру, агрессив тәртипне профилактикалау. Безгә түбәндәгеләрне эшләү зарури- терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәш мәсьәләләре буенча яңалыкларны Иске Богады  авыл җирлеге халкына даими рәвештә җиткерү; хокук саклау органнарына әлеге категориядәге хокук бозуларны һәм җинаятьләрне ачыклауда ярдәм итү, башка милләт һәм дини конфессия кешеләренә карата толерант тәртип пропагандалау; балалар һәм яшьләр арасында экстремистик характердагы гамәлләрне кылуга ярдәм итә торган сәбәпләрне һәм шартларны бетерүгә юнәлдерелгән тәрбияви эшләр алып бару.

- Әлеге максатларга ирешүдә нинди эшләр башкарасыз?

-  Иске Богады авыл җирлеге территориясендә урнашкан учреждениеләрдә гражданнар җыелышлары вакытында һәрдаим террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау буенча мәгълүмат бирү турында әйттем инде. Гражданнарның иминлеген тәэмин итү һәм  аларның  мәнфәгатьләрен кайгырту йөзеннэн  потенциаль куркыныч объектларда  комплекслы тикшерүләр үткәрәбез. Профилактик эш оештыру максатыннан балалар һәм яшүсмерләрне дини сектага һәм экстремистик оешмаларның законсыз эшчәнлегенә җәлеп ителүләренә  юл куймау өчен мәдәният йортында әңгәмәләр үткәрелә. Террорчылыкны булдырмау мәсьәләләре һәм  алар барлыкка килгәндә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре буенча авыл мәдәният йорты персоналлары белән күнегүләр уздырабыз.  Буш йортларда даими тикшерүләр оештырабыз, террорчылыкка каршы эш максатларында уку йортында, балалар бакчасында комплекслы тикшерүләр уздырабыз. Авыл халкының массакүләм җыелу урыннарында, мәгълүмат стендларында террорчылык актлары барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту торында мәгълүмат урнаштырылган. 

- Зур җирлекнең үз проблемалары. Сезне авыр гаиләләр әледән әле борчуга сала. Алар белән нинди эшчәнлек алып барасыз?

-Бүгенге көндә җирлектә 5 кешедән торган бәлигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе төзелгән. Иске Богады авыл жирлегендә бугенге көндә ике гаилә авыр гаиләләр исәбендә торып, ул гаиләләрдә 5 бала тәрбияләнә. 1 СОП гаиләсе бар, ул гаиләдә бер бала тәрбияләнә. Бу авыр гаиләләр авыл җирлеге тарафыннан даими күзәтүдә.  Шулай ук Актаныш социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан рейдлар үткәрелә һәм чаралар күрелә. Участок инспекторы һәрдаим тикшереп  тора. Авылдагы яшүсмерләр саны 104, шулар эченнән 14 яшькә кадәрге балалар 80, яшүсмерләр 24, пенсионерлар 302, эш көчендәгеләр 471, инвалидлар 71 кеше. Иске Богады мәктәбендә бүгенгесе көндә 50 укучы белем ала. Мәктәпкәчә яшьтә 22 бала бар. Аларның 19 ы балалар бакчасына йөри.

- Авыл җирлегеннән махсус хәрби операциядә катнашучылар да бардыр, әлеге егетләр, аларның гаиләләре белән элемтәдәме сез?

- Хәзерге вакытта алты авылдашыбыз махсус хәрби операциядә. Аларның гаиләләре белән элемтәдә торабыз. Армия сафларында өч егетебез хезмәт итә, шуларның берсе контракт буенча хезмәт итә. Бөек Җиңү көнен дүрт тыл ветераны белән каршы алабыз, 15 әфган, 6 чечен сугышында катнашучыбыз бар.  


-  Экстремизмны һәм терроризмны профилактикалауны план буенча алып барабыз дидегез. Апрель аенда нинди чара оештыру күздә тотыла?

 

- Чараларга килгәндә  «Авыл мәдәният йорты куркынычсызлыгы паспорты» һәм 2023 елга төзелгән эш планында барысы да күрсәтелгән.  айлап карасак, февраль аенда «Безнең тормыш куркынычсыз» дигән темага әңгәмә,  апрель аенда  «Терроризга юк дип әйтәбез»  дигән темага рәсем конкурсы, июль аенда «Терроризм һәм балалар» дигән темага әнгәмә, август аенда «Без терроризмга каршы» асфальтка рәсем ясау конкурсы, октябрь  аенда «Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту» дигән темаларга  профилактик чаралар үткәрелә.
Мәдәният йортында терроризмга каршы стендлар, төп гомуми белем бирү  мәктәбе һәм балалар бакчасында куркынычсызлык паспорты эшләнгән.


 - Мәктәпләрдә соңгы елларда булган фаҗигале хәлләргә бәйле рәвештә сак хезмәтенә аеруча таләпләр зур. Авыл мәктәпләре дә бу кагыйдәләрдән читтә кала алмый.

- Әйе, безнең мәктәп һәм бакчаның ишекләре һәрвакыт биле тора. Аларның каравылчылары экстремизмга каршы ике тапкыр махсус курслар үттеләр. Бинада тревога сигнализацияләре эшли. Каравылчылар килгән кешеләрнең һәммәсен тикшереп кертәләр.  Авыл мәчете дә һәрчак караулы. Авылларыбызның дин әһелләре мәчетләрне яхшы хәлдә тоталар. Мәчет электр белән җылытыла.  Җомга намазларына даими төстә унлап авылдашыбыз йөри.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев