Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш районы 2024 елда республика ярдәменә лаек була алырмы?

Яңа ел алдыннан районыбыз журналистлары традицион рәвештә муниципаль район башлыгы белән очраша.

Бу матур гадәткә быел да тугры калып, "ТАТМЕДИА" АҖ "Актаныш-информ" филиалы каләм әһелләре хәзерге район башлыгы Ленар Зарипов белән әңгәмә корды. Ленар Рафак улының һәрбер сорауны игътибар белән тыңлап, аңлаешлы җавап бирүе, журналистларның хезмәтенә хөрмәте,  ихтирамлы карашы безгә алдагы эшчәнлегебезгә дәрт-дәрман бирде, күңел күтәренкелеге өстәде.

Ленар Рафак улы 2023 елга йомгак ясаганда бик ешиут эчендәге егетләребезне искә алды. Әйе, бүген, кемдер бик авыр шартларда неонацизмга каршы көрәшә, махсус хәрби операциядәге райондашларыбызның һәлак булуы барыбызның да йөрәген яралый, аларның туганнарына, гаиләләренә аеруча авыр. Ләкин, ни генә булмасын, тормыш дәвам итә. Менә шундый шартларда Актаныш районы алга таба ничек хәрәкәт итәчәк, дәүләт программалары эшләячәкме, төзелешләр тукталмасмы, бигрәк тә халыкны борчыган юллар проблемасы хәл ителерме, Ленар Зарипов белән әлеге һәм башка темалар буенча сөйләштек.  

Актаныш муниципаль районы республика бюджетыннан зур ярдәм алучы Татарстан төбәкләренең берсе. 2024 елда да районыбыз республика һәм федераль ярдәмнәргә өметләнә. 

- Дәүләт программаларын тормышка ашыру буенча Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов янында булып киләчәккә планнар белән таныштырдым. Безнең теләкләрне тормышка ашыруда ул бүгенге вәзгыятьтән чыгып ярдәм булачагына ышандырды. Федераль һәм республика программаларына катнашып киләбез. 2024 елда да юллар һәм башка төзелешләрне дәвам итәргә телибез.

2023 елда 2 фельдшер-акушерлык пункты төзелде, 8 ФАПка ремонт ясалды.  Аларны тантаналы төстә ачарбыз дип уйлыйм. Яңа Әлем клубы бик матур булып төзекләндерелә. Иске Байсар участок хастаханәсе  төзекләндерелде. Мәктәпләрдә "Үсеш ноктасы" кабинетлары булдырылды, ашханәләре ремонтланды. Авыл җирлекләрендә урам юллары төзекләндерелде.

 Яңа Кормаш- Балтач авылы арасындагы юллардан зарланып халыктан бик күп сораулар алдык. Әлеге юлны төзекләндерү 2024 елның планына кертелде. Халыкка әйтәсе килгән сүзем- юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп йөрегез. М 7 федераль юл төзелеше тәмамланганчы безгә ничек тә түземлек күрсәтергә туры киләчәк. Райондагы юллар аша карьерлардан ком ташыйлар. Дәүләт программасы буенча алып барыла торган юл төзелешенә муниципаль, регионара юллар ватыла дип, без комачаулык тудырырга тиеш түгел, киресенчә юлларның яңаруына, яхшыруына сөенергә генә кирәк. Кышка кергәнче ватылган юлларны ремонтлауга республика тарафыннан бераз ярдәм булды.  

Түке- Татар Суыксуы юлы төзелеше дә әлегә федераль юл төзелү аркасында тукталып тора. Киләчәктә Актаныш районы тулысынча асфальтланып бетәчәк. 2025 елда М 7 трассасы төзелеп бетәчәк, дип ышандыралар. Шуңа кадәр дәүләт программасы аша төзекләндереләчәк юлларда эшләр вакытлыча тукталып тора. 

Иң зур теләк- егетләребез яу кырларыннан исән-сау кайтсын, калган барысына да түзеп була. Фатирларда, эш урыннарында аз гына өшесәк тә бик читен, ә сез егетләребезнең ут астында, юеш, пычрак, салкында көрәшүләрен күз алдына китерегез, анда бит өйгә кереп җылынып чыгам, дигән сүз дә була алмый. 

Ленар Рафак улы әңгәмә барышында Актанышта күпфатирлы дүрт катлы йорт төзеләчәген, шулай ук башка зур  төзелешләр булачагын искәртте.

- Яшь гаиләләргә ипотека буенча бирелә торган күпфатирлы йорт нигезе билгеләнде. Хәзерге вакытта төзелеш башлау өчен подрядчы оешма кирәк. Бу уңайдан сөйләшүләр алып барыла. Йортның түбә, подъездлары, баскычы, әйләнә-тирәсе муниципалитет тарафыннан финансланырга тиеш була.

 Быел гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә, ягъни 103 нче янгын сагы хезмәте өчен яңа бина төзү карала. Аның тирә-ягына йортлар салып, яктырту эшләрен башкарып чыгарга ниятлибез.  

- 57 бистәдәге Нөркә урманында чаңгы трассасы эшләнгән иде. Әлеге спорт мәйданчыгын яктырту, тагы да камилләштерү күздә тотыламы?

- 57 нче бистәдә чаңгы трассасын төзеп бетерү безнең планда бар. Электр линиясе сузып, трассаны яктырту булачак. Күп кенә эшләре башкарылды инде. Агачларын кисеп, юлы яхшылап тигезләнде. 1 км 800 метр чаңгы юлы салынды. Балалар өчен кыскарак ара ясау да планда каралган.

"Актаныш басмалары" һәм "Иске Идел" ял паркына тулысынча видеокүзәтү урнаштырылды. Әлеге ял итү урыннарында тәртип бозган, җиһазларга зыян салган затлар район полиция участогындагы видеокүзәтүдә күренеп торуларын онытмасыннар иде.  

Ленар Зарипов  юл куркынычсызлыгын булдыру уңаеннан Актанышның Тукай һәм Татарстан урамнарында да төзү-төзекләндерү үткәреләчәген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев