Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Район башлыгы Ленар Зарипов журналистлар белән очрашуда: Шундый авыр чор халыкны бер-берсенә якынайтты

Күптән түгел Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов «Актаныш-информ» журналистлары белән очрашты. Әңгәмә барышында Ленар Рафак улы узып баручы 2023 елга нәтиҗәләр ясады.

Ленар Зарипов сөйләшүне махсус хәрби операциядәге егетләребезгә гуманитар ярдәм оештырган һәркемгә рәхмәт сүзе белән башлады. Әйе, бу көтелмәгән вәзгыятьнең төрле яклап авырлыгы елдан-ел ныграк сизелә. шул ук  вакытта халкыбызның бердәмләшеп, бер көчкә туплану игътибарга лаек.

- Махсус хәрби мобилизация чорында яши башлавыбызга икенче ел китте. Районыбызда яшәүче һәркем берләшеп, җиңүне якынайту буенча үзләреннән зур өлеш кертә. Шундый авыр чор халыкны бер-берсенә якынайтты, кемнең -кем икәнен күрсәтте.  Иң авыры- көтү икән! Иртән торгач та нәрсә ишетербез микән, кемнән нинди хәбәр килер икән, дип йокларга ятасың, иртән шул уйлар белән уянабыз. Барлык егетләрнең исән-сау кайтуын көтәбез. Егетләрнең һәрберсе белән хәбәрдәбез. Районыбызның ярдәмчел халкына, оешма, предприятие, хуҗалык җитәкчеләренә, шулай ук сезгә дә зур рәхмәтлемен, хөрмәтле журналистлар! 

Әйе, бу сугыш безне бер-беребезгә кирәклекен тагы бер кат дәлилләде. Районыбызда "Без-бергә!" волонтерлар хәрәкәте оешып, гуманитар ярдәм әзерләүгә барлык авыл җирлекләре, оешмалар, мәктәпләр, бар халык кушылды. Махсус хәрби операциядәге егетләргә, Донецк балаларына, госпитальләргә берничә тапкыр зур йөк машиналары белән ярдәм озатылды. Ленар Рафак улы җәй көне үзе дә сугыш барган якларга гуманитар ярдәмне озата барды.

Алдагы сүзебез авыл хуҗалыгы районы буларак танылган Актанышның төп эшчәнлеге булган тармак турында.

- 2023 ел авыл хуҗалыгы өчен дә сынау елы булды. Апрель аеннан башлап 3-4 ай яңгыр яумады, көтмәгәндә май аенда 11 градус салкыннар төшеп уҗымнарга зыян салды. Шул чорда бик күп игеннәр югалттык. Әмма игенчеләребез басу-кырларда үстергән икмәкне югалтуларсыз җыеп ала алды. 80 мең тонна бөртеклеләр җыеп алдык без.

Көн саен районыбызның терлекчелек тармагында эшләүчеләр 210 тонна сөт сата. Бу зур күрсәткеч. Әмма хуҗалыкларга бүген бик авыр. Авыллардагы хезмәт коллетивлары, авыл халкы шушы хуҗалыкларга карап тора. Хезмәт хаклары, салымнар түләргә кирәк. Ә җыеп алынган икмәкнең бәясе түбән, сөтнең бәясе күтәрелә башласа да әле канәгатьләнерлек түгел. Республика җитәкчелеге тарафыннан безгә мал баш саннарын киметмәү бурычы куелды, бүгенге вәзгыятьтә моңа ирешү авыр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев