1 сентябрь 2023 яңалыклары
-
Кадет-интернат мәктәбенең Белем бәйрәме мизгелләре
Быел Актаныш районында 1 нче сыйныфка 288 бала укырга керде. 85 укучы 10 нчы, 92 укучы 11 сыйныфка бара. Район мәктәпләрендә барлыгы 3141 укучы белем ала. Бүген 1 сентябрь көнне һәр мәктәптә Белм бәйрәмнәре узды. Шул исәптән кадет-интернат мәктәбендә дә.
-
Ут эченнән исән чыксам, балаларга 50 мең хәер бирер идем: Бүген СВОдагы райондашыбызның нәзере үтәлде
Махсус хәрби операциядәге райондашыбыз Илфак Камалов иң куркыныч нокталарга кереп батырларча көрәшүче егетләребезнең берсе. Илфак Изхар улы чираттагы куркыныч бәрелешләрнең берсендә «Бу ут эченнән исән чыксам балаларга 50 мең хәер бирер идем!» дигән булган. Бүген, 1 сентябрь, Белем көнендә аның нәзере үтәлде.
-
Гөмбә уңышы мулдан диләр
Тик, агулана гына күрмәгез берүк!
-
«Татмедиа» җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев: Бүген мин гимназиягә Татарстан Рәисе котлауларын алып килдем
Бүген районыбызның барлык мәктәпләрендә яңа ук елына чакырып кыңгырау чыңлады. Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында Белем бәйрәме аеруча тантаналы узды.
-
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның Белем бәйрәменнән безнең фоторепортаж
Бүген, 1 сентябрь, Белем көнендә Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучыларын яңа уку елын башлану белән котларга Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев килде. Мәртәбәле кунакларны гимназия директоры Венера Хәева-Хәмитҗанова каршы алды һәм озатып йөрде.
-
Актаныш районы буенча ЮХИДИ профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова: Ихлас тәбриклибез, имин юллар телибез!
Бүген районыбызның барлык мәктәпләрендә дә беренче кыңгырау яңгырый. 1 сентябрь — Белем бәйрәме көнне укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр, кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, белем иленә сәяхәтнең тагын бер сукмагына аяк басалар.