Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

Актаныш районы буенча ЮХИДИ профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова: Ихлас тәбриклибез, имин юллар телибез!

Бүген районыбызның барлык мәктәпләрендә дә беренче кыңгырау яңгырый. 1 сентябрь — Белем бәйрәме көнне укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр, кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, белем иленә сәяхәтнең тагын бер сукмагына аяк басалар.

Бу уңайдан Актаныш районы буенча ЮХИДИ профилактика бүлеге чираттагы профилактик рейдка чыкты. Чара гадәттәгечә «Актаныш-информ» журналистлары катнашында узды. Актанышның үзәк урамы булган — Ленин проспекты аеруча бәйрәмнәр чорында игътибарлык таләп итә торган урам. Биредә технология техникумы, беренче санлы мәктәп урнашкан. Әлбәттә, газиз балаларыбызның юллары хәвефсез булсын өчен дә мөмкинлекләр булдырылган. Җәяүлеләр өчен кичүләр дә, светофор да бар.

Профилактик чара нәкъ шушы урыннарда узды. Иң башта күптән түгел генә пәйда булган җәяүлеләр кичүендә булдык.

— Техникум алдында да яңа кичү ясалды. Әлеге юл кичүе киң җәмәгатьчелек фикерен искә алып эшләнгән. Балалар бакчалары, технология техникумы, Актанышның беренче санлы мәктәбе кебек социаль оешмалар якын булгангамы, балалар, өлкәннәр тарафыннан еш кына бу урында җәяүлеләрнең юл аша чыгу очраклары күзәтелә иде. Хәзер исә монда тизлекне киметүне гамәлгә куючы ясалма түмгәк тә куелды, дип ассызыклады ЮХИДИ Актаныш районы буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова.

Бу профилактик рейдның максатлары һәм дә бурычлары нинди, Ләйсән Рәдифовна?

— 1 сентябрь форсатыннан әлеге акцияне балалар һәрчак юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәп, бары тик махсус урыннардан гына йөрсеннәр өчен. Яңа уку елы белән котлап балаларга аңлатмалыклар һәм яктылык кайтаргыч элементлары булган «икенче аяк киеме» йөртү өчен букчалар таратабыз. Кыска гына профиилактик әңгәмәләр корабыз. Уку елы бәла-казаларсыз һәм хәвеф-хәтәрсез үтсен!

Укучылар да, аларның әти-әниләре дә әлеге шәп акциядә катнашуларына бик шат булдылар, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. 


— Барыгызга да сәламәтлек, бәхет һәм яхшы кәеф телибез! Бу уку елы бик якты вакыйгалар, кызыклы чаралар һәм яңа уңышлар алып килсен! диләр күпчелек райондашларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев