Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

«Татмедиа» җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев: Бүген мин гимназиягә Татарстан Рәисе котлауларын алып килдем

Бүген районыбызның барлык мәктәпләрендә яңа ук елына чакырып кыңгырау чыңлады. Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында Белем бәйрәме аеруча тантаналы узды.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның яңа уку елы белән котлауларын 
"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе  Айдар Сәлимгәрәев алып килде. 

- Ватан язмышын кайгыртып, үзендә җаваплылык тойган камил шәхес тәрбияләүгә өлеш керткән һәрбер укытучы хезмәтенең кыйммәтен без яхшы аңлыйбыз. Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы нигезендә Россиядә игълан ителгән Укытучы һәм остаз елы аларның җәмгыятьтәге зур ролен тануга ачык дәлил булып тора,- дип укытучының әһәмияте билгеләп узылган иде әлеге тәбрикләү хатында.

Хактан да укытучы, мөгаллимнәрнең укучылар, ата-аналар арасындагы абруе уку йортының дәрәҗәсен билгели. Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясендә әнә шундый үз эшен намус белән башкара торган шәхес-мөгаллимнәр хезмәт куя.

Айдар Сәетгәрәй улы югары нәтиҗәләргә ирешкән бер төркем гимназиябез укытучыларына Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазьләрен һәм Рәхмәт хатларын тапшырды. 

- Белем бәйрәме кеше тормышында иң якты бәйрәм. Гимназиянең Белем көне бик матур узды. Менә уку йортының эчке өлешен дә карап чыктык. Шулкадәр заманча, матур, укучылар өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Балалар Татарстан Республикасы җитәкчелегенең ярдәме белән булдырылган шартларның кадерен белеп, укуга, белем алуга тартылсыннар!- диде Айдар Сәлимгәрәев. 

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов 1 сентябрь- Белем көненең 1 сыйныфка укырга баручылар өчен генә түгел, ә барыбыз өчен дә әһәмиятле бәйрәм булуын билгеләп узды:

- Һәрберебезнең яшьлек еллары, тирән белем алган чоры, кайберәүләрнең беренче мәхәббәтләре дә менә шушы мәктәп елларына туры килә.

Хөрмәтле укучылар, тырышып укыгыз, ак юллар сезгә! Бүгеннән күңелле, яңалыкларга бай белем иле үз ишекләрен ача. Уңышлар сезгә!

Актаныш гимназиясе директоры Венера Хәева-Хәмитҗанова укучыларга мөрәҗәгать итеп районыбызның, республикабызның патриоты булырга, мәктәп өчен җан атып торырга чакырды.  Моның өчен, әлбәттә, ата-аналарның терәк булуы кирәк:

- Тыныч гаиләдә генә бәхетле бала үсә, тыныч гаиләдә үскән бала гына зур нәтиҗәләр бирә. Сабыйларыгызны сөендереп, гимназиябез белән бердәм булып, бергәлектә яшәсәк иде. Белем бәйрәме мөбарәк булсын!- дип теләкләрен ирештерде.

Венера Хәмәтнәсыйх кызы символик белем ачкычын гимназиягә беренче сыйныфка укырга керүчеләрнең тәүге укытучыларына тапшырды. "Гимназиябез укучылары олимпиада, бәйгеләрдә һәрвакыт җиңүләр яулый, сез дә укучыларыгызны алар үрнәгендә тәрбияләгез!"- дигән наказын җиткерде. 

Белем бәйрәме укучыларның бик матур, креатив, саф татарча, заманча чыгышлары белән үрелеп барды. 

Уку елыгыз да бүгенге бәйрәмегез кебек аклык-сафлык белән тулып торсын, ак юллар, зур уңышлар сезгә хөрмәтле гимназиябез коллективы!

Фотоларны әлеге сылтама аша карагыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев