1 ноябрь 2025 яңалыклары
-
Татарстанда 490 мең гектар көзге культуралар чәчелгән
Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР вице-премьеры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
-
2015 елга кадәр пенсиягә чыккан татарстанлылар түләүләр күләмен ничек арттыра ала
Иминият пенсиясе күләменә ике төп күрсәткеч йогынты ясый - хезмәт стажы һәм индивидуаль пенсия коэффициентлары саны (ИПК, яки пенсия баллары). Бу баллар 1,5 яшькә кадәр бала караган өчен дә исәпләнә. Татарстанда яшәүчеләрнең аерым категорияләре үз түләүләренә төзәтмәләр кертү хисабына акчаларын арттыра да ала.
-
Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты буенча 4 меңнән артык социаль килешү төзелгән
Ел башыннан бирле Татарстанда 4 026 социаль килешү төзелгән. Шуларның 1 921е — эш эзләү өчен, 1 472се — шәхси эшмәкәрлек ачу өчен, 168е — шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен, ә 465е башка юнәлешләрдә төзелгән. Бу хакта Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Актанышта зур көзге бәйрәм ярминкәсе уза
Актаныш районында муллык һәм уңыш бәйрәме буларак зур көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза.
-
Синоптиклар Татарстанда 1 ноябрьдә яңгырлы һава торышы фаразлый
Татарстанда 1 ноябрьдә аязучан болытлы һава көтелә. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, урыны белән яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан фаразлана.
-
Актаныш районы өчен ноябрь аена намаз вакытын тәкъдим итәбез
Актаныш районы мөхтәсибәте ноябрь аена намаз вакытын тәкъдим итте.