Актанышта зур көзге бәйрәм ярминкәсе уза
Актаныш районында муллык һәм уңыш бәйрәме буларак зур көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза.
Ярминкәдә район хуҗалыклары, фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар, шулай ук сәнәгать предприятиеләре үзләренең иң яхшы продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Сәүдә рәтләрендә ит, сөт продукцияләре, бал, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш, тәмле һәм татлы ризыклар, көнкүреш кирәк-яраклары киң ассортиментта тәкъдим ителде.
Көзге бәйрәм кунакларын районның мәдәният һәм сәнгать әһелләре җыр-моңга, бай концерт программасы белән сөендерделәр. Халык күңелендә бу чара чын мәгънәсендә көзге муллык, шатлык һәм бердәмлек бәйрәменә әверелде.
Ярминкә барышы белән Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм район җитәкчелеге дә танышты. Алар авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә нәтиҗәле һәм тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, киләчәктә дә уңышлар юлдаш булуын теләделәр.
Бу матур чара районыбызның хезмәт сөючән, тырыш халкының бердәмлеген, туган җиргә булган мәхәббәтен һәм эшенә бирелгәнлеген тагын бер кат раслады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев