Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты буенча 4 меңнән артык социаль килешү төзелгән
Ел башыннан бирле Татарстанда 4 026 социаль килешү төзелгән. Шуларның 1 921е — эш эзләү өчен, 1 472се — шәхси эшмәкәрлек ачу өчен, 168е — шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен, ә 465е башка юнәлешләрдә төзелгән. Бу хакта Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Социаль килешү — «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла торган, ярлылыкны киметүнең төп чараларыннан берсе. Аның максаты — кешегә кыен хәлдән чыгуга гына ярдәм итү түгел, ә даими керем чыганагы булдырырга мөмкинлек тудыру.
Һәр очрак өчен социаль адаптациянең аерым программасы эшләнә, анда төгәл гамәлләр билгеләнә. Министрлыкта искәртүләренчә, бирелгән акчалар конкрет максатларга гына тотыла ала — аларны социаль килешүдә каралган йөкләмәләрне үтәүгә бәйле эшләргә генә кулланырга мөмкин.
«Социаль килешү үзен ярлылыкны җиңүдә нәтиҗәле инструмент буларак күрсәтте. Аның кыйммәте гаиләләрнең матди хәлен вакытлыча яхшыртуда гына түгел, ә проблеманың төп сәбәпләрен бетерүдә дә. Ул кешегә үз-үзен тәэмин итәргә, киләчәктә финанс яктан мөстәкыйль булырга ярдәм итә», — диде Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Социаль килешү төзегән татарстанлылар чәчтарашханәләр, тегү һәм төзәтү остаханәләре ача, косметология хезмәтләре күрсәтә, җитештерү һәм автосервис өлкәсендә эшли, шәхси хуҗалык алып бара, электрон сәүдә белән шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев