3 октябрь 2023 яңалыклары
-
ЮХИДИ инспекторының очлы күзеннән читтә калмаган- хәзер машина йөртә алмый
6 сентябрьдә РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 статьясының 1 өлеше буенча Актаныш районы гражданы Хәйбуллин Алмаз Риф улына карата административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы узды.
-
Актанышның беренче санлы мәктәбендә «КӨНЧЫГЫШ КАМА АРЪЯГЫ ТАТАР АВЫЛЛАРЫ» китабын тәкъдим иттеләр
Бүген Актанышның беренче санлы мәктәбендә «КӨНЧЫГЫШ КАМА АРЪЯГЫ ТАТАР АВЫЛЛАРЫ» китабын тәкъдим иттеләр. Әлеге китапта Актаныш төбәге һәм анда яшәүчеләр турында да язылган.
-
Төшке аш алдыннан хакимияттә эшләүчеләрне эвакуацияләделәр
3 һәм 4 нче октябрь көннәрендә Россиякүләм гражданнар оборонасы өйрәнүләре уза. Өйрәнү барышында төшке аш алдыннан, 11 сәгать 40 минутта район хакимиятендә эшләүчеләр эвакуацияләнде.
-
Актанышта- яңа светофор!
Ленин проспектының район хакимияте янындагы юл кичүенә бүген яңа кисәтүче светофор урнаштырыла.
-
Бездә- Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы: Актанышның икенче санлы мәктәбендә кунакта- ЮХИДИ инспекторлары
Әле яңа уку атнасы башланып кына китте. Районыбызның ЮХИДИ инспекторлары Актанышның икенче санлы мәктәбе укучылары белән берничә тапкыр очрашырга өлгерде.
-
Татарстан Социаль фонды хәрби операциядә катнашкан өчен пенсия стажы арту турында сөйләде
Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучылар гражданлык пенсиясен билгеләгәндә ташламалы хокукка ия. Бу хакта «Татар-информ«га Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.
-
Туган ягы кирәк кешегә: Чуракайлылар танылган якташлары Клара Филлипова белән очраштылар
Чуракай мәдәният йортында «Туган ягы кирәк кешегә» исемле Клара-Мәлләфә апа Филиппова белән очрашу кичәсе үткәрелде.
-
Югары Яхшый авылында быел гына ачылган «Дәүҗия» мәчетендә зурлап Мәүлид бәйрәме уздырдылар
Бу көннәрдә мөселман дөньясы аеруча дулкынландыргыч мизгелләр кичерә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламне олылап аның туган көне уңаеннан дини кичәләр оештырыла. Мәчетләрдә бер-бер артлы Мәүлид кичәләре уздырыла. Якшәмбе көнне Югары Яхшый авылында яшәүчеләр быел гына үз ишекләрен ачкан «Дәүҗия» мәчетенә әнә шундый бик матур кичәгә җыелды.