Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Төшке аш алдыннан хакимияттә эшләүчеләрне эвакуацияләделәр

3 һәм 4 нче октябрь көннәрендә Россиякүләм гражданнар оборонасы өйрәнүләре уза. Өйрәнү барышында төшке аш алдыннан, 11 сәгать 40 минутта район хакимиятендә эшләүчеләр эвакуацияләнде.

Бүген беренче өйрәнү буенча тревога иртәнге 6.00 сәгатьтә кабул ителде. Икенче хәбәр 7.30 сәгатьтә керде, аның буенча тиз арада район хакимиятендә район башкарма комитеты башлыгы Рөстәм Ильясов җитәкчелегендә киңәшмә узды.  Киңәшмәдән соң барлык махсус хезмәтләрнең техникалары чакырылып тикшерелде. 

Тренировкалар 18.00 сәгатькә кадәр дәвам итә.

11.40 сәгатьтә район хакимиятендә эшләүчеләр эвакуацияләргә дигән хәбәр кабул итеп алынды. Хезмәткәрләр тиз арада эш урыннарын калдырып урамга чыктылар, махсус хезмәтләр берничә кешене авыр хәлдә ашыгыч ярдәм машинасына утыртып хастаханәгә алып китте.

Өйрәнүдән соң Рөстәм Ильясов бу мөһим вакыйгада катнашучыларга үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлатты.

Алда өйрәнүләргә җентекле нәтиҗә ясалачак.

- Бу өйрәнүләр илкүләмендә уза. Илләребез тыныч, күгебез аяз булсын. Мондый вакыйгалар өйрәнүләрдә генә калсын!- диде Рөстәм Алмаз улы.

Бүген, 3 октябрьдә 17.00 сәгатьтә тагын бер тренировка көтелә.4 октябрьдә исә 10.40-10.43 сәгать аралыгында халыкка да кисәтү тревогасы булачак. Шул рәвешле Татарстан Республикасы халкына үзәкләштерелгән хәбәр итүнең региональ автоматлаштырылган системасының әзерлеге тикшереләчәк.
 

Сездән тынычлык саклавыгызны һәм паникага бирелмәвегезне сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев