Актанышның беренче санлы мәктәбендә «КӨНЧЫГЫШ КАМА АРЪЯГЫ ТАТАР АВЫЛЛАРЫ» китабын тәкъдим иттеләр
Бүген Актанышның беренче санлы мәктәбендә «КӨНЧЫГЫШ КАМА АРЪЯГЫ ТАТАР АВЫЛЛАРЫ» китабын тәкъдим иттеләр. Әлеге китапта Актаныш төбәге һәм анда яшәүчеләр турында да язылган.
Республика фәни семинарында катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова сәламләде.
Семинар эшендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре дә катнашты. Шулай ук Актаныш районы төбәген өйрәнүче тарихчыларыбыз да семинарда чыгыш ясадылар. Аерым алганда, музей эшчәнлеге аша туган төбәкнең тарихы турында “Татарстан республикасы Актаныш районы туган якны өйрәнү музее” дәүләт бюджет оешмасы директоры Мирсил Әһлетдинов, "Татарстан республикасы үсешендә Актаныш беренче урта мәктәбенең өлеше" темасына “Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет учреждениесе югары квалификацияле тарих укытучысы Руслан Сафиуллин, "Милләтебез җәүһәре- Мөхтәр Мутин" темасына “Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет учреждениесе беренче квалификацион категорияле тарих укытучысы Альберт Мансуров сөйләп таныштырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев