Корбанлыкка чалынасы маллар сәламәт булырга тиеш!
6 июнь- Татарстанда Корбан бәйрәме. Мөселман халыкларының көтеп алган бәйрәмен матур итеп һәм тәртипле үткәрү мөһим.
Актаныш районында ел саен Корбан бәйрәмен үткәрүгә җитди карыйлар.
Район хакимиятендә узган бүгенге киңәшмәдә корбанлык малларына карата куелган таләпләр, аларга ветеринария тикшерүен үткәрү, корбан чалу урыннарын әзерләү, җаваплы затлар белән оештыру эшләрен башкару хакында фикерләштеләр. Киңәшмә эшенә район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелек итте.
Актаныш районында йөзгә якын сарык асраучы хуҗалык исәпләнә. Алар арасында 8 крестьян-фермерлык хуҗалыгы, 25 ЛПХ һәм шәхси эшмәкәрләр бар. Аларның күбесе бүгенге киңәшмәдә катнашты һәм чыгыш ясаучыларны игътибар белән тыңлап алдагы эшчәнлекләрен планлаштырып утырды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев,
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Чаллы территориаль ветеринария иминлеге һәм дәүләт күзәтчелеге башлыгы Фәнис Мифтахов, Актаныш районы ветеринария берләшмәсе җитәкчелеге Фиргать Абдрахманов һәм
Илнар Кадыйров корбан чалдыруга билгеләнгән малларның сәламәтлегенә карата таләпләр белән таныштырдылар, корбан чалу урыннары, анда хезмәт күрсәтәчәк белгечләрнең эшчәнлеге турында сөйләделәр.
Районның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин Корбан бәйрәмен үткәрү тәртибен аңлатты.
Район башлыгы Ленар Зарипов ислам динендәге иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен имин һәм куркынычсыз үткәрергә кирәклеген билгеләп үтте һәм мал тотучы эшмәкәрләребезгә әлеге җаваплы эшләрендә уңышлар теләде.
Спикерларның чыгышлары буенча язмаларыбыз алда дөнья күрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев