5 декабрь 2012 яңалыклары
-
Күрәселәр алда әле
Хуҗалыкларда еллык эшчәнлеккә бәя биргән караулар дәвам итә. Күпчелек очракта "еллык эшчәнлек" хуҗалыкның арткан мал баш саннарына, яңа төзелешләргә, продукция җитештерүчәнлегенә карап бәяләнә. Билгеле, дөнья бер урында гына таптанмый: малның да үрчү сәләте бар, яңа төзелешләрсез дә бүген яшәп булмый сыман. Икътисади үсеш исә игътибардан читтә кала. Терлекчелек тармагына ай...
-
Айзилә - Гран-при иясе
Актанышның 2 нче урта мәктәбенең Х сыйныф укучысы Айзилә Әхмәтҗанова ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан үткәрелгән "Киләчәккә билет" исеме астында республика иншалар бәйгесендә Гран-прига лаек булды... Тулы мәгълүмат газетаның Чәршәмбе, 5 декабрь, 2012 96 (9739) санында.
-
“Созвездие – Йолдызлык“ ачык телевизион эстрада фестиваленең 12 еллык тарихы бар.
Шул дәвер эчендә аның сәхнәсендә 600 меңнән артык бала чыгыш ясаган. Республика Президенты патронажлыгы астында узучы фестиваль ел саен үзенең стипендиатларын да билгели. Быелгы 2012 елгы "Йолдызлык"та 92 мең бала катнашып, күп тапкырлар сайлап алу этапларын үткәннән соң, 15 номинациядә 35 җиңүче билгеләнде. 30 ноябрь көнне, Казан Кремлендә, ТР Президенты...
-
Алданмагыз
Мошенниклар җәтмәсенә эләкмәгез, дип кисәтә салым инспекциясе хезмәткәрләре. Алдау юлы белән урлашучылар, телефоннан шалтыратып, үзен салым инспекциясе хезмәткәре дип таныштырырга мөмкиннәр. Аларның капкынына тәрҗемәче, репетитор хезмәте күрсәтәм дип интернетта, мәгълүмат чараларында белдерү урнаштыручылар тарыган. Салым органнарында чаралар оештырыла, шунда сезнең хезмәтегез кирәк була, тик әлегә уңайсызлыклар килеп чыкты, билгеле бер...
-
Иминлегебез үзебезнең кулларда
Россиядә дугызларның африка чумасы буенча эпизоотик хәл янә кискенләште. Аеруча күпләп Краснодар, Ставрополь, Тверь, Волгоград, Тула, Новгород, Ростов, Ленинград өлкәләрендә, Карелия, Калмыкия республикаларында һәм, кызганыч, соңгы айларда Татарстанда да авыру очраклары теркәлде... Тулы мәгълүмат газетаның Чәршәмбе, 5 декабрь, 2012 96 (9739) санында.
-
Милекчеләрне ОДН нигә борчый?
ОДН. Әйләнәбез дә кайтабыз шушы темага. Нишләмәк кирәк, аның тирәсендәге бәхәсле фикерләргә әле дә чик куелмаган. Фатирларда хисаплагыч приборлар куелганнан соң, мәсьәлә чишелмәсме дигән идек. Әмма... Тулы мәгълүмат газетаның Чәршәмбе, 5 декабрь, 2012 96 (9739) санында.
-
Торак тапшыру буенча еллык планны тулысынча үтәгән 20 район арасында Актаныш та бар.
Татарстан Республикасы 1 млн. 852,5 мең кв.м. күләмендә торак тапшырып, Россия субъектлары арасында 3 урынны һәм Идел буе федераль округы буенча 1 урынны алды, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
-
Агымдагы елның 11 аенда Татарстанда төзелеш объектларында 63 кеше җитди җәрәхәт алган
Шулай ук үлү очраклары да булган. ТР Хөкүмәт йортында торак төзелеше һәм тапшыру буенча узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов шундый мәгълүмат белдерде. "Чынлыкта төзелештә җәрәхәтләнүчеләр күп. Безнең бурыч - штраф салу гына түгел, тәртип ягын үзгәртү. Төзелеш зонасына керүче һәркем инструктаж...
-
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстан Республикасы агросәнәгатъ комплексының иң яхшы белгече“ исеме астында бәйге игълан итә.
Конкурста, авыл хуҗалыгында хезмәт куйган һәр белгеч, ягъни агроном, инженер, зоотехник, хисапчы һәм башкалар катнашып, 500 хезмәт иясе 100 мең сумлык грантны ота ала. Төп шартларның берсе-бәйгедә катнашучы югары, тәмамланмаган югары, урта һөнәри белемле, хуҗалыкта хезмәт стажы 3 елдан да ким булмаган, яхшы хезмәт күрсәткечләренә ия белгеч булырга тиеш. Бәйгегә...