Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Алданмагыз

Мошенниклар җәтмәсенә эләкмәгез, дип кисәтә салым инспекциясе хезмәткәрләре. Алдау юлы белән урлашучылар, телефоннан шалтыратып, үзен салым инспекциясе хезмәткәре дип таныштырырга мөмкиннәр. Аларның капкынына тәрҗемәче, репетитор хезмәте күрсәтәм дип интернетта, мәгълүмат чараларында белдерү урнаштыручылар тарыган. Салым органнарында чаралар оештырыла, шунда сезнең хезмәтегез кирәк була, тик әлегә уңайсызлыклар килеп чыкты, билгеле бер...

Мошенниклар җәтмәсенә эләкмәгез, дип кисәтә салым инспекциясе хезмәткәрләре. Алдау юлы белән урлашучылар, телефоннан шалтыратып, үзен салым инспекциясе хезмәткәре дип таныштырырга мөмкиннәр. Аларның капкынына тәрҗемәче, репетитор хезмәте күрсәтәм дип интернетта, мәгълүмат чараларында белдерү урнаштыручылар тарыган. Салым органнарында чаралар оештырыла, шунда сезнең хезмәтегез кирәк була, тик әлегә уңайсызлыклар килеп чыкты, билгеле бер күләмдә акча салуыгыз сорала, дип, алдау юлы белән аларның акчаларын алганнар. Салым идарәсендә нинди чаралар оештырылачагы рәсми сайтта урнаштырыла, түбәндәге телефоннар аша белешергә мөмкин: салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге - 8(843)235-13-70, 8(843)235-13-67, канцелярия - 8(843)235-11-04, 8(843)235-11-06.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев