Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Медуза асрагыз. Ул җанны дәвалый!

Бүген кешеләр йорт хайваннарының нинди генә төрен асрамый!

Этен, песиен, күсе һәм ташбакасын, хәтта елан, агулы үрмәкүч һ.б. “гаиләбез әгъзасы ул, бик яратабыз үзен” дип хәлдән таялар. Ә менә җанга дәва бирә торган бу мәхлүк турында ишеткәннәре дә юктыр әле...

   Бүген бар дөнья зоокибетләре йорт хайваннарын яратучыларга медузалы аквариумнар сатып алырга тәкъдим итә. Һәм дөрес тә эшли!

   Табиблар да бүген медуза асраучылар саны артканнан-арта баруны хуплый икән. Чөнки алар – дәвалау сәләтенә ия. Җитмәсә, өрмиләр һәм  мияулап җанга тимиләр, үзләрен карау-тәрбияләү дә җиңел, ияртеп йөрергә дә кирәкми.

   Диңгездә медуза күргән бар инде, ләкин аларның файдалы булуы турында уйланган юк иде әле. Табиблар әйтүенчә, көненә берничә минут булса да аларның йөзүен карап тору кешене стресстан аралый, җанына тынычлык бирә. Хәер, медузаларны күзәтеп тору үзе үк рәхәт бит инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев