6 май 2024 яңалыклары
-
Актанышта Бөек Җиңү көнен якынайткан сугыш чоры балаларын хөрмәтләделәр
Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда сугыш чоры балаларына рәхмәт хисләре белән сугарылган Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан котлау бәйрәме узды.
-
АО «Транснефть – Прикамье» – в числе лидеров среди организаций высокой социальной эффективности
АО «Транснефть – Прикамье» отмечено наградами республиканского этапа Всероссийского конкурса «Российская организация высокой социальной эффективности». Победители ежегодного конкурса определились по 15 направлениям.
-
Бөек Ватан сугышы ветераны Нуриев Әбүзәр Нури улы (1913-1985)
Мой дедушка, Нуриев Абузар Нуриевич, участник Великой Отечественной войны. Он на войне был тяжело ранен в ногу, затем ампутировали ногу вовсе. Мои дедушка был храбрым, отважным, смелым.
-
Баязит Мөхәммәтовны соңгы юлга озату мәрасименнән безнең репортаж
Бүген 6 май көнне районыбызның киң җәмәгатьчелеге легендар шәхес, озак еллар районыбызда җитәкче вазыйфалар башкарган Баязит Мөхәммәтовны соңгы юлга озатты.
-
Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Баязит Мөхәммәтовның вафаты уңаеннан кайгынамә юллады
Кичә, 5 май көнне районыбызның Мактаулы гражданы, Актанышның легендар шәхесе Баязит Мөхәммәтов вафат булды. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев районыбыз башлыгы Ленар Зариповка кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.
-
#МойГеройМояСемья: Бөек Ватан сугышы ветераны Фәрит Әхмәтов
Бөек Ватан сугышы ветераны Яңа Җияш авылыннан Әхмәтов Фәрит Муллагали улы. 1924 елда туган.
-
#МойГеройМояСемья: Бөек Ватан сугышы ветераны Рәшит Әхмәтов
Бөек Ватан сугышы ветераны Яңа Җияш авылыннан Әхмәтов Рәшит Муллагали улы. (1923-1995 еллар).
-
Районыбызда Җиңү көне алдыннан авылларыбызны тәртиплиләр
Җиңү бәйрәменә әзерлек Россия, Татарстанның һәр торак пунктындагы кебек Актанышта да тулы куәт алды. Авылларда Бөек Җиңүгә куелган һәйкәл-постамент аллары, искә алу митинглары, бәйрәм чаралары уза торган мәйданнар җыештырыла, төзекләндерелә, Хәтер бакчаларында, зиратларда өмәләр оештырыла.
-
Яшь җырчыларыбыз Халыкара «Балачак» конкурс- фестивалендә зур уңышларга иреште
Актаныш сәнгать мәктәбенең «Тамчы» (остазы Лилия Мостафина) һәм «Умырзая» (остазы Разида Хаҗиева) вокаль ансамбльләре Казан шәһәрендә узган халыкара «Балачак» конкурс- фестивалендә 1 урынны, Әминә Зиннурова ялгыз җыр белән 2 урынны яулады.
-
Май- бәйрәмнәргә бай: Бүген өч көнлек эш атнасын башлыйбыз
Россиядә өч көнлек кыска эш атнасы башланды.
-
Сугыш чоры балаларын очрашуга чакырабыз
Бүген, 6 май, дүшәмбе көнне 13.00 сәгаттә Ә. Авзалова исемендәге район мәдәният йортында сугыш чоры балалары белән очрашу узачак.
-
Сыйфатны тикшерү һәм экспертиза. Аерма нәрсәдә?
Татарстан Республикасынын Дәүләт алкоголь инспекциясе Яр Чаллы территориаль органының кулланучылар хокукларын яклау бүлегенең кайнар линиясе телефонына товарның сыйфатын тикшергәндә кулланучылар хокукларына кагылышлы сораулар күп килә. Шундый сорауларның берсе: «Кибеттә сыйфатны тикшерү өчен товарны берничә көнгә калдырырга тәкъдим иткәч һәм товарның сыйфатын сыйфатын тикшерүнең экспертизадан аермасы нәрсәдә?
-
Бүген районыбызның Мактаулы гражданы, Актанышның легендар шәхесе Баязит Мөхәммәтов белән саубуллашалар
Районыбызның Мактаулы гражданы, Актанышның легендар шәхесе Мөхәммәтов Баязит Шәймардан улы вафат.