Май- бәйрәмнәргә бай: Бүген өч көнлек эш атнасын башлыйбыз
Россиядә өч көнлек кыска эш атнасы башланды.
- Актанышта өч көнлек эш атнасы башланды — бу май аенда рәттән икенче кыска эш атнасы.
Узган атнада дүшәмбедән чәршәмбегә кадәр ял иттек, Яз һәм Хезмәт бәйрәмнәреннән соң 2 һәм 3 майда ике көн генә эшләдек.
Елның унтугызынчы эш атнасы 6 майдан 8 майга кадәр кыска булачак, чөнки 9 һәм 10 май Җиңү көне хөрмәтенә ял көннәре дип игълан ителде. Чәршәмбе эш көне кыскартылачак.
Җиңү көне ел саен Россиядә һәм дөньяның башка илләрендә 9 майда билгеләп үтелә. Быел Җиңүнең 79 еллыгы билгеләп үтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев