Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше китә, җыры кала

Баязит Мөхәммәтовны соңгы юлга озату мәрасименнән безнең репортаж

Бүген 6 май көнне районыбызның киң җәмәгатьчелеге легендар шәхес, озак еллар районыбызда җитәкче вазыйфалар башкарган Баязит Мөхәммәтовны соңгы юлга озатты.

Баязит Шәймәрдан улы белән хушлашу «Яшьлек» яшьләр үзәгендә узды. Мәрасимне озак еллар Актаныш район Советы аппаратын җитәкләгән Айрат Кәрамов алып барды. Айрат Сөнгать улы Баязит Мөхәммәтовның биографиясе, тормыш юлы, хезмәттәге казанышлары белән таныштырды. 

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Баязит Шәймәрдән улының Актаныш районы тарихында тирән эз калдыруын билгеләп үтте, кешеләрне яратуын, районның һәрьяклы үсеше белән һәрвакыт кызыксынып торуын, матур итеп эшләргә, яшәргә чакыруын, янына килеп керсәң, ачык йөз белән каршы алуын әйтте. Бүгенге Актанышның барлыкка килүе, заманча төзелешләр иленә әверелүе Баязит Мөхәммәтов һәм аның белән бергә хезмәт куйган башка җитәкчеләрнең олы хезмәт җимеше. Ленар Рафак улы, мәңгеләштерү йөзеннән, Баязит Мөхәммәтовның исеме 57 бистәдәге күп балалы гаиләләр яши торган урамга бирелде, дип белдерде.

«Челтәр компаниясе» генераль директоры Илшат Фәрдиев әтиләренең гомерләрен озайтуда үзләреннән лаеклы өлеш керткән Баязит Шәймәрдәновның балаларына рәхмәт белдерде.

 Илшат Шәех улы кайгы уртаклашу чыгышында хатыны Габидә апаны да җылы хатирәләр белән искә алды. Баязит Мөхәммәтовның гаиләсе бик матур, балалары, оныклары тәрбияле, укымышлы, зыялы. Озак еллар көн саен иртәннән кичкә кадәр хезмәттә булган җитәкчеләр Баязит Шәймәрдан улыныкы кебек өйдә ышанычлы тылы булганда зур уңышларга ирешә ала.

- Баязит Шәймәрдән улы монда басып торган һәрберебез өчен юл күрсәтүче, уңышларыбызга шатланып, җылы сүзе, якты карашы белән тагы да зуррак эшкә дәртләндерүче булды. Аның якты тавышы, олпат гәүдәсе һаман да күз алдында. Ул Актаныш өчен гомерен биргән кеше,- диде һәм Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең кайгынамәсен укыды. 

Мәрасим барышында Казандагы Актаныш районы якташлар җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов, күрше Башкортстаннан килгән җитәкчеләр, «Чишмә» агрофирмасы җитәкчесе Энгель Фәттахов, туганнары исеменнән Радик чыгыш ясап  легендар шәхеснең һәркемгә игътибарлы, ихтирамлы, көнкүрештә тыйнак, кайда гына хезмәт куйса да тәртип булдыра торган шәхес икәнлеген ассызыкладылар.

Баязит Мөхәммәтовның улы Камил әтиләрен соңгы юлга озатуны тантаналы төстә оештырулары өчен район җитәкчелегенә, администрациягә олы рәхмәтләрен белдерде.

Әтиләренең зур уңышларга, хезмәт биеклекләренә ирешүендә, әниләре Габидә апаның роле зур булуын тагын бер кат игътибар юнәлтте. Сау-сәламәт булып 93 яшькәчә җитә алуның сере- гаиләдәге тәрбия һәм ата-бабалардан килгән геннарга нык бәйле. Беренче тапкыр Баязит ага 72 яшендә авырый. Авыруны җиңәргә, кабат аякка басарга Минтимер Шәймиевнең ярдәме зур була. Соңгы көнннәргәчә Баязит ага район тормышы белән кызыксына, җитәкчеләрнең Актаныш өчен тырышып эшләүләренә сөенә. Камил абый әтисен машинасына утыртып район басулары, кырлары белән танышып чыгуын да телгә алды, аксакал шулай урманнар, елгаларны күреп кайта торган була. Туган ягы белән хозурлану, халкы белән аралашып  яшәү Баязит Мөхәммәтовка яшәргә көч-куәт бирә, дәрт-дәрман өсти.

Кабатланмас характерлы, үзенең бар тормышын Актаныш белән бәйләп, аңа хезмәт итеп яшәгән легендар шәхес- Баязит Мөхәммәтовның исеме беркайчан да район халкы хәтереннән җуелмас. Урыны җәннәттә булсын!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев