6 июль 2012 яңалыклары
-
Республика күләм гамәли киңәшмә узды
6 июль көнне район җирлегендә ТР агросәнәгать комплексы эшчәнлегенең беренче ярты еллыгына һәм 2012 елның урып-җыю кампаниясенә тәгаенләнгән бурычларны билгеләү нияте белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республика күләм гамәли киңәшмә узды. Әлеге җитди сөйләшү Аеш авылында яңа Җәмәгать үзәген ачу тантанасы белән башланып китте. Семинарда катнашучылар шулай ук "Башак",...
-
Атналык хәбәрләр
-
Яңа закон айнытырмы?
Чәйне һәркайсыбыз яратып эчә. Гомумән, татар халкының элек-электән үк иң зур кунак сые - хуш исле сөтле чәй саналган. Тик хәзер, ни кызганыч, татарның табыны түрендә, төрледән-төрле маркадагы, бормалы-сырмалы шешәләрдә аракы, шәраб ише "затлы сый" күкрәк киереп утыра. Әйе, җәмгыять эчкечелек сөременә күмелә бара. Олысы да эчә, урта буыны да....
-
17 миллион сум
17 миллион сум. Үзәктәге Ленин урамына яңа асфальт түшәүгә шушы суммадагы акча тотылган. Яңартылган урамның гомуми озынлыгы 1 км. 600 метр тәшкил итә. "Татавтодорстрой" ААҖ әлеге эшне, ялларны да санамаганда, җәмгысы 14 көндә башкарып чыкты. Оешма тарафыннан, шактый гына таушалган Шәрип, Әҗәкүл- Куян, Пучы авыллары яны юллары да сыйфатлы итеп...
-
Мамадышта зона ярышлары
Россиянең махсус олимпиада кысаларында узган бәйгеләрнең дәвамы буларак, күптән түгел Мамадышта мини-футбол, өстәл теннисы, армрестлинг, ягъни кул көрәше буенча зона ярышларында беренчелекне яулаган командалар ярышларның республика этабында очрашты. Биредә районның Такталачык коррекцион мәктәбе укучылары да көч сынады. Нәтиҗәләр дә, шөкер, сөенечле. Өстәл теннисы буенча Дилбәр Рәхимова- II, Айдар Батталов- III,...
-
“Эшкә вакыт – уенга сәгать“
Балалар хәрәкәте тарихында юбилей елына багышлап ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә республиканың "Костер" мәгариф-сәламәтләндерү үзәге үткәргән "Эшкә вакыт - уенга сәгать" сценарийлар бәйгесендә Адай мәктәбенең Зөфәр Иманов исемендәге балалар оешмасы җитәкчесе Гөлназ Фаиз кызы Мәгъдәнурованың эше II урынга лаек булды, министрлыкның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Җиңүчеләр билгеле булды
3 июль көнне мөхәррият бинасында 2012 елның 2 нче яртыеллыгы өчен "Актаныш таңнары" газетасына язылучылар арасында лотерея уены уйнатылды. Барысы 807 абунәчебез катнашты. Уенда үз бәхетен сынап караучылар арасында җиңүчеләр ачыкланды. Менә кемнәр алар - отышка ия булучылар: Наилә Хурамшина (Тат.Суыксу) - почта тартмасы. Гадия Габдрахманова (Актаныш, Тынычлык проспекты, 7-6)...