Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Республика күләм гамәли киңәшмә узды

6 июль көнне район җирлегендә ТР агросәнәгать комплексы эшчәнлегенең беренче ярты еллыгына һәм 2012 елның урып-җыю кампаниясенә тәгаенләнгән бурычларны билгеләү нияте белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республика күләм гамәли киңәшмә узды. Әлеге җитди сөйләшү Аеш авылында яңа Җәмәгать үзәген ачу тантанасы белән башланып китте. Семинарда катнашучылар шулай ук "Башак",...

6 июль көнне район җирлегендә ТР агросәнәгать комплексы эшчәнлегенең беренче
ярты еллыгына һәм 2012 елның урып-җыю кампаниясенә тәгаенләнгән бурычларны билгеләү нияте белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республика күләм гамәли киңәшмә узды.
Әлеге җитди сөйләшү Аеш авылында яңа Җәмәгать үзәген ачу тантанасы белән башланып китте. Семинарда катнашучылар шулай ук "Башак", "Нигез" хуҗалыкларының басуларында булдылар, агросәнәгать өлкәсендәге яңарышлар белән, шул исәптән, Актаныш районында 2002 елдан алып куллана башлаган сакчыл җир эшкәртү технологиясе белән, районда уңышлы эшләп килгән шәхси фермер хуҗалыкларының эшчәнлеге белән якыннан таныштылар.
Киңәшмәнең пленар өлеше район мәдәният йортында дәвам итте һәм башка районнар катнашында видеоконференция режимында барды.
Семинар хакында тулырак газетабызның алдагы санында укый аласыз, ә фотолар
сәхифәнең "Фотогалерея" өлешендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев