Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Мамадышта зона ярышлары

Россиянең махсус олимпиада кысаларында узган бәйгеләрнең дәвамы буларак, күптән түгел Мамадышта мини-футбол, өстәл теннисы, армрестлинг, ягъни кул көрәше буенча зона ярышларында беренчелекне яулаган командалар ярышларның республика этабында очрашты. Биредә районның Такталачык коррекцион мәктәбе укучылары да көч сынады. Нәтиҗәләр дә, шөкер, сөенечле. Өстәл теннисы буенча Дилбәр Рәхимова- II, Айдар Батталов- III,...

Россиянең махсус олимпиада кысаларында узган бәйгеләрнең дәвамы буларак, күптән түгел Мамадышта мини-футбол, өстәл теннисы, армрестлинг, ягъни кул көрәше буенча зона ярышларында беренчелекне яулаган командалар ярышларның республика этабында очрашты. Биредә районның Такталачык коррекцион мәктәбе укучылары да көч сынады. Нәтиҗәләр дә, шөкер, сөенечле. Өстәл теннисы буенча Дилбәр Рәхимова- II, Айдар Батталов- III, ә команда республика күләмендә II урынны яулады. Кул көрәшендә Рушан Халиковка тиңнәр булмады- чемпион калып, I урынга лаек булды. Әлеге бәйгедә Финус Хисмәтуллин, Айдар Батталов, Айгөл Әминова II урыннарга ия булдылар, һәм гомуми нәтиҗәләр исәбенә команда янә II урынны үз итте.
Республика күләмендә сынатмаган яшь спортчыларыбызга алдагы бәйгеләрдә дә яңадан-яңа уңышлар, саулык-сәламәтлек теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев