Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Изге теләк, хөрмәт – укытучыларга

Укытучылар көне уңаеннан бу көннәрдә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында тәбрикләү сүзләре яңгырады. Укыткан укучылары, тәрбияләгән балаларыннан ишетелгән иң изге теләкләр алар өчен зур бүләктер. Табигать тә аларның шатлыгын уртаклашырга теләгәндәй чалт аяз һавасы, үзенең җылы нурлары белән сөендерде. 5 октябрь көнне район мәдәният йортында мөгаллимнәребезнең һөнәри бәйрәмнәренә багышланган кичә үтте. Башыннан...

Укытучылар көне уңаеннан бу көннәрдә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында тәбрикләү сүзләре яңгырады. Укыткан укучылары, тәрбияләгән балаларыннан ишетелгән иң изге теләкләр алар өчен зур бүләктер. Табигать тә аларның шатлыгын уртаклашырга теләгәндәй чалт аяз һавасы, үзенең җылы нурлары белән сөендерде.
5 октябрь көнне район мәдәният йортында мөгаллимнәребезнең һөнәри бәйрәмнәренә багышланган кичә үтте. Башыннан ахырына тикле мәгариф хезмәткәрләренә хөрмәт хисләре ярылып яткан бу кичә залда утырган һәр укытучының күңел түренә барып җиткәндер дип ышанасы килә.
Иң элек сәхнә түренә лаеклы ялга чыгучы укытучыларны чакырдылар. Башка еллардан үзгә буларак, аларны матур, тантаналы шартларда мәгариф остазлары берлегенә кабул итеп, иңнәренә яшел төстәге галстуклар бәйләделәр. Мәгариф ветераннар советы исеменнән аларны Рөстәм абый Миркасыймов тәбрик итеп, изге теләкләрен ирештерде.
Залда утырган барлык укытучыларны да үзебезнең сафларга кабул итәргә язсын, - диде ул.
Кичәне мәгариф хезмәткәрләренә багышлап эшләнгән кино дәвам итте. Аны караган вакытта әлеге һөнәр ияләре иңенә күпме вазифа йөкләнгәнлеген ачык күрергә була иде. Әйе, балаларга белем һәм тәрбия генә биреп калмыйча, бик күп җәмәгать эшләрендә дә катнаша алар. Шунсыз булмый да. Бу хакта үзләрен бәйрәмнәре белән тәбрик итәргә килгән муниципаль район башлыгы Фаил Камаев та әйтеп үтте.
- Сезгә таянмый, кемгә таяныйк инде без, - диде ул. - Заманалар үзгәрә, дөнья яңадан-яңа
таләпләр куя. Ләкин ничек кенә булмасын, без, беренче чиратта, акыллы, гыйлемле балалар тәрбияләп чыгарырга тиеш. Актаныштагы элеккеге традицияләрне дәвам итеп, киләчәктә дә татар мохитендә балаларыбызны тәрбияләүдә бөтен көчебезне куеп эшләсәк иде дигән теләктә калам. Үз һөнәрегезгә тугры калып, республика буенча бүгенге рейтингтан түбән төшмичә, кулга-кул тотынып эшләсәк иде. Сезнең барыгызны да чын күңелемнән көзнең байлыгы белән килә торган һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Шушы авыр һәм мактаулы хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете, итәгатьле балалар телим.
Чыннан да, бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә, ил башлыклары да ирешкән уңышлары өчен, иң беренче нәүбәттә, укытучыларына, остазларына бурычлы.
Еллар узган, тормышлар үзгәргән саен бүгенге көн укытучысы да элеккеләреннән белемгә, яңалыкка омтылышы, уй-фикерләре белән аерыла. Яңа мәгълүмати технологияләр заманы укытучыдан ныклы эзләнүләр, яңалыкларның һәрберсеннән хәбәрдар булуны таләп итә. Ләкин, нинди генә чор булмасын, укытучы укытучы булып кала бирә.
Мәгариф хезмәткәрләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Раниза Шакирова да тәбрик итеп, изге теләкләрен ирештерде. Җылы сүзләр, район мәдәният йорты хезмәткәрләренең матур җырлары яңгыраганда залда утыручы, гомер буе балаларга белем һәм тәрбия биргән ветеран укытучылар да, бүгенге көндә хезмәт куючылары да бердәй хис-тойгылар кичергәндер. Һәм һәрберсе укучыларын күз алдыннан үткәргәндер. Еллар узса да, укучыларның һәркайсы күңелләренә якын һәм кадерле шул.
Җәвәд Шәисламов, Яңа Кормаш авылыннан:
- Барлык коллегаларымны һөнәри бәйрәмнәре уңаенннан тәбрик итәм. Хезмәтләрендә уңышлар телим. Безнең кебек исән-сау лаеклы ялга туктап, шундый яшел галстуклар тагарга язсын.
Диләфрүз Исламова, Аккүз мәктәбе укытучысы:
- Минем мәктәп системасында эшли башлавыма - 15, ә татар теле һәм әдәбияты укытуыма 6 ел була. Барлык укытучыларны бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Тәртипле, тырыш укучылар телим.
Ләлә Саматова, Әтәс авылыннан:
- Әтәс мәктәбендә 34 ел укытучы булып эшләдем. Мине хөрмәт итеп, шушы бәйрәмгә чакырганнары өчен нык рәхмәтлемен. Форсаттан файдаланып, барлык укытучыларны, тәрбиячеләрне бәйрәм белән котлыйм. Исәнлек-саулык, гаилә бәхете телим.
Кичә барышында мәгариф өлкәсендә намуслы хезмәтләрен куйган, төрле бәйгеләрдә җиңгән укытучыларны бүләкләделәр. Ә инде Вил Усмановның концерты бәйрәмгә тагын бер кат ямь өстәде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев