10 декабрь 2012 яңалыклары
-
Шәрәфиямал әби Президент котлавын алды
Теләкәй җирлегенә караган Иске Җияш авылында яшәүче Шәрәфиямал Арслан кызы Фәйзуллинага 7 декабрь көнне 90 яшь тулды. Аны олы юбилее белән район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев исеменнән район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев тәбрикләде һәм Шәрәфиямал апага РФ Президенты В.Путинның Котлау хатын, район хакимиятенең бүләген тапшырды. Яшьлеге авыр елларга...
-
Татар халкының тарихи-мәдәни мирасын саклау, милли мәгариф мәсьәләләрен хәл итү буенча уртак программа әзерләү кирәк
7 декабрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы V корылтаеның Татарстан Фәннәр академиясендә "Татар халкының үзаңын формалаштыруда тарих, мәдәният һәм милли мәгарифнең тоткан урыны" темасына уздырылган секциясендә ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин хисап доклады белән чыкты. А.Сибагатуллин китергән белешмәдә Россиядә 5 млн. 310,6 мең, чит...
-
Искәндәр Мортазин — көрәш буенча Россия чемпионы
Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда 8-9 декабрь көннәрендә Россия беренчелегенә һәм чемпионатына көрәш бәйгеләре узды. Анда Россиянең 36 төбәгеннән 245 спортчы бил алышты. Нәтиҗәдә, Татарстан егетләре 12 алтын, 2 көмеш һәм 1 бронза медаль яулап, зурлар арасында да, яшьләр арасында да гомумкоманда зачетында мәртәбәле I урынга ия булдылар. Актаныш районыннан...