Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Шәрәфиямал әби Президент котлавын алды

Теләкәй җирлегенә караган Иске Җияш авылында яшәүче Шәрәфиямал Арслан кызы Фәйзуллинага 7 декабрь көнне 90 яшь тулды. Аны олы юбилее белән район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев исеменнән район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев тәбрикләде һәм Шәрәфиямал апага РФ Президенты В.Путинның Котлау хатын, район хакимиятенең бүләген тапшырды. Яшьлеге авыр елларга...

Теләкәй җирлегенә караган Иске Җияш авылында яшәүче Шәрәфиямал Арслан кызы Фәйзуллинага 7 декабрь көнне 90 яшь тулды. Аны олы юбилее белән район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев исеменнән район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев тәбрикләде һәм Шәрәфиямал апага РФ Президенты В.Путинның Котлау хатын, район хакимиятенең бүләген тапшырды.
Яшьлеге авыр елларга туры килүгә, гаярь ирләр генә башкара алырдай иң авыр хезмәттә эшләгән булуга карамастан, ветеранга әле һич кенә дә 90ны бирерлек түгел. Колак бераз начарланса да, өй эчендә йөреп тора, йөзгә дә бик күркәм һәм гаять чиста-пөхтә. Үзе турында да ул бик матур итеп сөйләде.
Шәрәфиямал апа Кәзкәй авылыннан. Яшьлек елларында авыл хуҗалыгында тырыша. Көне-төне басудан кайтып кермәүләре өстенә ачлык-ялангачлык та талкый. "Өч-дүртәр потлы авыр капчыкларда симәнә орлык ташый идек. Хәзер сөйләсәң, ышанмыйлар. Яшь кенә хатын-кыз шундый авыр әйберләр күтәрсен әле" , дип, көрсенеп сөйли ул. Тормыш иптәше белән алар 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Аларның берсе тумыштан гарип булып, үз-үзен йөртә алмый. Шәрәфиямал әби аны 28 яшенә - бакыйлыкка күчкәнчегә кадәр карый. Бүген дә ул кызын сагынып искә төшерә. Инде балалары үз тормышлары белән көн күрә. Шәрәфиямал әби төпчек кызы Рузия һәм кияве тәрбиясендә яши.

Илфак Шамл улы Шәрәфиямал әбине чын күңелдән олы юбилее белән котлап, аңа сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, менә шулай якыннарының күңел җылысын, кайгыртучанлыгын тоеп, тагын озак еллар гомер итүен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев