11 июнь 2024 яңалыклары
-
Актаныш районы спортчылары Россия көненә багышланган тарихи велойөрешкә китте
12 июнь- Россия көне. Бүген районыбыз спортчылары әлеге мөһим дата уңаеннан Актаныш һәм Татар Ямалысы маршруты буенча тарихи велойөрешкә китте. Велойөрешчеләрне «Без-бергә!» волонтерлары белән Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов хәерле юл теләп озатып калды.
-
Яшь райондашларыбызга паспорт тапшыру тантанасыннан фоторепортаж
Бүген район ЗАГС бүлегендә яшь актанышлыларга паспортлар тапшырдылар.
-
Бүген Актаныш районы социаль хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котладылар
Бүген «Яшьлек» үзәгендә Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан Актаныш районы башлыгы Л. Р. Зарипов һәм ТР Хезмәт, социаль яклау һәм мәшгульлек министры урынбасары Ю. И. Абдриева катнашында тантаналы чара узды.
-
«Әнәк» агрофирмасында Татарстанда беренчеләрдән булып терлек азыгы әзерли башладылар
Актаныш районында беренчеләрдән булып «Әнәк» агрофирмасы уңганнары яшел уракка-терлек азыгы әзерләүгә кереште.