Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

«Әнәк» агрофирмасында Татарстанда беренчеләрдән булып терлек азыгы әзерли башладылар

Актаныш районында беренчеләрдән булып «Әнәк» агрофирмасы уңганнары яшел уракка-терлек азыгы әзерләүгә кереште.

Бүген, 11 июнь көненә «Әнәк» агрофирмасында 6128, 5 тонна сенаж салынган.

«Әнәк» агрофирмасының тукландыру буенча зоотехнигы Дамир Габдрахманов районда гына түгел, республикада без беренчеләрдән булып терлек азыгы әзерләүгә керештек, ди.

Уҗым культураларыннан башта арыш, аннан тритикалены чабып, җыеп сенажга салганнар. Хәзер күпьеллык люцерна һәм костер үләннәрен чабу дәвам итә. 

Быел терлекләрне кышлату, аларга азык әзерләү буенча зур эш башкарылган. Әнәклеләр үзләренә быелгы сезонда 36 мең тонна силос, 28 мең тонна сенаж әзерләү бурычы куйганнар. Әлеге саннар терлекләрне өзлексез 1,5 ел азык белән тәэмин итеп булачагы  турында сөйли.

Соңгы атнада һава торышының бозылуы терлек азыгы әзерләүне тоткарлап торган. Кояшлы аяз көннәрдә эш тагын гөрләп киткән.

Терлекчелек өлкәсендә югары күрсәткечләргә ирешү азыкның сыйфатына нык бәйле. «Әнәк» агрофирмасы илнең танылган компанияләре белән хезмәттәшлек итә. Шуңа күрә терлек азыгы әзерләгәндә сыйфат һәрвакыт контрольдә тотыла. Азыкның туклыклылык дәрәҗәсе, протеины, дымлылыгы Актаныштагы лабораториядә тикшертелә. Мәсәлән, силостагы протеин күләме 15, 3 процентны тәшкил иткән. Бу бик яхшы күрсәткеч. 

 Бригадаларда терлек азыгы әзерләү комбайннары бар, чапкычлар, азыкны базларга ташу өчен йөк машиналары, базларны таптату техникалары- бөтенесе дә хезмәткә әзерлекле. Механизатор, шоферлар терлек азыгын сыйфатлы әзерләүнең мөһимлеге буенча инструктаж үткәннәр. Силос салу траншеялары чистартылган, аларны каплау өчен тиешле күләмдә полиэтилен япмалар хәстәрләнгән.

«Әнәк» агрофирмасында терлек әзерләү барышын алдагы язмаларыбызда да яктыртачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев