Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Күпкырлы Россия

Актаныш районы спортчылары Россия көненә багышланган тарихи велойөрешкә китте

12 июнь- Россия көне. Бүген районыбыз спортчылары әлеге мөһим дата уңаеннан Актаныш һәм Татар Ямалысы маршруты буенча тарихи велойөрешкә китте. Велойөрешчеләрне «Без-бергә!» волонтерлары белән Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов хәерле юл теләп озатып калды.

12 июнь, Россия көненә багышланган тарихи велойөреш яшьләрне спортка, сәламәт яшәү рәвешенә, һәм әлбәттә, Ватаныбыз, туган җиребезгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырыла.

«Яшьлек» яшьләр үзәге янына велойөрештә катнашырга теләп дистәләгән райондашларыбыз килгән иде. Алар велосипедларын Актаныш һәм Татар Ямалысы маршруты буенча барып кайтырлык итеп төзекләндергәннәр, тәгәрмәчләренең тыннарын, тормоз системаларын тикшерәләр. «Яшьлек» яшьләр үзәге белгечләре спортчыларның түшләренә Россия флагы төсендәге тасмалар беркеттеләр, мөһим көн турында мәгълүмат язылган листовкалар тапшырдылар.

Кызлар-егетләр велотуризм кысаларында киенгәннәр, каскалары, перчатка һәм тезсаклагычлары да бар. Велойөрешчеләрне Россия һәм Татарстан флаглары беркетелгән машина озата бара.Велойөрешкә старт бирелер алдыннан актив спортчыларның берсе- район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова бу туристик чара уңаеннан фикерләре белән уртаклашты:

- Россия көненә багышланган бу велойөреш дәүләтебезне хөрмәт итү, балаларыбызга үрнәк күрсәтү, киләсе буыныбызга илебезнең ныклыгын, туган җирдә яшәүнең олы бәхет икәнен аңлату максатыннан оештырыла. Мондый спорт чараларында яшьләребез сәламәт яшәү рәвешенә тартыла. Бу велопоходта туган ягыбыз тарихы, аның географиясе өйрәнелә,-дип билгеләп үтте Дилбәр Миркасыйм кызы. 

Җәй- табигатьнең иң матур, күңелле вакыты. Безнең велосипедчыларыбыз да моннан файдаланып бүген палаткаларда кунарга кала. Район башкарма комитетының спорт, туризм бүлеге башлыгы Ленис Вәлиев «Яшь чакларны искә алып учак янында гитаралар уйнап, җырлап та алырга телибез», ди. 

Россия һәм Татарстан гимннары яңгыраганнан соң велойөрешчеләр стартка басты. Аларны «Без-бергә!» волонтерлары белән Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов хәерле юл теләп озатып калды. 

 Җәйге туризмны, быел актанышлылар 19 май, Пионерия көнендә  ачып җибәргән иде. Август аенда чираттагы өченче велойөреш көтелә. Ул Татарстан Республикасы көненә багышлап уздырылачак.

Велойөреш ел саен нинди дә булса мөһим дата уңаеннан оештырылып килде.  Маршруты да төрләндерелә.   Мәсәлән, бүгенге велойөрештә спорт сөючеләр ГТОның  һәм «Актаныш таңнары» газетасының 90 еллыгына багышланганнарында катнашуларын искә алдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев