11 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Асфальтлы булалар
Юллар - кешенең иң үзәгенә үткән урыны. Яңгыр яуса, баткакка әйләнә, кышкы бураннарда көрт күмеп китә. Асфальт юлдан җилдерүчеләргә кызыгып гомер үтә. Үзе бер авылны хәтерләткән 57нче бистәдә яшәүчеләр дә асфальт юлдан йөрергә хыялланып яшиләр. Узган ел "Актаныш юллары"ҖЧҖ егетләре район үзәге белән 57нче бистәне тоташтыручы юлны каты өслек белән...
-
Бала иминлегенә сак карыйк!
15 августтан республикада "Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе игълан ителгән иде. Ул 15 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Әлеге акциянең төп максаты - балалар катнашындагы юл фаҗигаләренең санын киметү. Акция барган чорда юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар аеруча нык контрольгә алына. ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан рейдлар үткәрелеп, юл аркылы тиешсез җирдән чыккан,...
-
Район пенсия фонды документларны электрон вариантта кабул итә
Район пенсия фонды 2013 елдан предприятиеләр, оешма-учреждениеләр хезмәткәрләргә пенсия билгеләү буенча әзерлек эшләре алып бару өчен документларны электрон вариантта кабул итә башлады. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан чыгарылган карар әлеге электрон хезмәт булачак пенсионерларны мәгълүматлы итәчәк, дип тә ышандыра. Электрон документ әйләнешен тормышка ашыру өчен барлык җитәкчеләр, коллективларның кадрлар буенча...
-
“Радуга“ санаториясенә 20 юллама бар
Аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга 20 сентябрьдән Чаллы шәһәрендә "Радуга" санаториясенә 20 юллама бар.Ял итәргә теләге булган балаларның әти-әниләренә өстәмә мәгълүмат алу өчен 3-02-80 телефонына шалтыратуларын сорыйбыз.
-
Дәваханәгә – диспансеризация үтәргә
РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы билгеләмәсе буенча быел республиканың барлык район-шәһәрләрендә халыкка диспансеризация үткәрүдә яңа тәртипләр кертелде. Бу хакта тулырак сөйләвен үтенеп, район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Рөстәм Могътазировка мөрәҗәгать иттек. - Соңгы елларда хөкүмәтебез сәламәтлек саклау системасына нык игътибар бирә. Билгеле программалар нигезендә эш итәбез. Бүгенге көндә амбулатор карталарны...
-
57 дә яшәүчеләргә нишләргә?
Шушы көннәрдә мөхәрриятебезгә 57 нче бистәдә яшәүчеләр тарафыннан юлланган ике борчулы хат керде. Аларның эчтәлеге хакында тәфсилләп сөйләп тору урынсыз, алар тулысы белән, үзгәртүләрсез бирелә. Беренче хат "Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Без-57 кварталда яшәүче эшче-хезмәткәрләр сезгә үтенеч хаты юллыйбыз. Райцентр автобусы җәйдән бирле йөрми. Балаларыбыз укый башлагач, бәлки кабат йөри башлар...