Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бала иминлегенә сак карыйк!

15 августтан республикада "Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе игълан ителгән иде. Ул 15 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Әлеге акциянең төп максаты - балалар катнашындагы юл фаҗигаләренең санын киметү. Акция барган чорда юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар аеруча нык контрольгә алына. ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан рейдлар үткәрелеп, юл аркылы тиешсез җирдән чыккан,...

15 августтан республикада "Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе игълан ителгән иде. Ул 15 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Әлеге акциянең төп максаты - балалар катнашындагы юл фаҗигаләренең санын киметү.
Акция барган чорда юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар аеруча нык контрольгә алына. ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан рейдлар үткәрелеп, юл аркылы тиешсез җирдән чыккан, велосипедта тиешсез урыннарда йөргән укучыларга махсус карточкалар тутырылып, мәктәпләргә җибәреләчәк. Шулай ук тиешле тизлекне сак-ламаучы, җәяүлеләргә юл бирмәүче, бала-ларын махсус авто-урындыклар белән җиһазландырмаган килеш юлга чыкканнарга да таләпләр катгый булачак.
Әйтик, агымдагы елның 7 аенда республикада балалар катнашында 328 юл фаҗигасе булды, аларда 15 баланың гомере өзелде, 339 бала төрле тән җәрәхәтләре алды. Зыян күрүче балаларның күбесе 7-14 яшьлекләр (162 фаҗига). 7 яшькә кадәргеләр (89 һәлакәт), 14 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар белән бәйле 77 бәхетезлек очрагы теркәлгән.
Транспорт йөртүчеләр гаебе белән 215 юл фаҗигасе булды, аларда 7 баланың гомере өзелде, 232се төрле травмалар алды.
Пассажир балалар белән бәйле 134 бәхетсезлек очрагында 7 бала үлде, 149ы төрле җәрәхәтләр алды. Гомерләре өзелгән барлык балалар да махсус балалар утыргычы булмаган автомобильләрдә хәрәкәт иткән, иминлек каешы куелмаган булган.
25 июль көнне көндезге вакытта Чистай районында "Лада-Калина" автомобиле шоферы, юлның каршы як полосасына чыга һәм "ВАЗ" автомобиле белән бәрелешә. Фаҗигадә бер айлык баланың гомере өзелә. Сабый махсус автоурындыкка яткырылган булса, исән дә калган булыр иде.
Велосипедчы, мопед-мотоциклчы балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләре дә шактый. 47 һәлакәттә 2 велосипедчы бала үлде, 45е җәрәхәтләр алды. Мотоциклчы балалар белән килеп чыккан 4 фаҗигадә 1 баланың гомере өзелде, 3се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды.
1-10 сентябрьдә исә "Бала - мөһим пассажир" ункөнлеге үткәрелде. Анда ЮХИДИ инспекторлары мәктәп-бакча яннарында кизү торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев