12 февраль 2013 яңалыклары
-
Яхшыйда тәрбия яхшы
Тәкмәк, Югары Яхшый, Түбән Яхшый һәм Табанлыкүл авылларын берләштергән Югары Яхшый авыл җирлегенең узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Әлеге җыелышта катнашучылар аның тыныч узуын һәм яңалыклы булуын шәйләми калмаганнардыр. Яңалыгы шунда: район башкарма комитетының мәгълүматлаштыру бүлеге белгечләре электрон хезмәт күрсәтүне слайдлар ярдәмендә аңлаттылар. Халык контроле турында кызыклы видеоязма тәкъдим иттеләр....
-
Халыкны эш белән тәэмин итү
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш бирүчеләрнең, һәр айның 28нче числосыннан да соңармыйча, вакансияле эш урыннары турында мәгълүмат биреп барырга тиешлекләре турында кисәтә. Әлеге мәгълүматлар оешма-предприятие җитәкчесенең яки шәхси эшмәкәрнең имзасы һәм мөһер белән ныгытылырга тиеш. Вакансияле урынга эшче алынса, бу хакта халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә хәбәр...
-
“Ничек оялмыйсыз!..“
Шушы көннәрдә "Нива" ҖЧҖнең "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә узган хисап җыелышында хуҗалык җитәкчесе Рәдиф Хәбибуллин тарафыннан хезмәткәрләренең караклыгына ачынып әйтелгән сүзләр бу. - Хезмәт хакы да зур булсын, өйгә дә күп кайтсын!..Урлашу хуҗалыкка зур зыян сала, -дип, киләчәктә хезмәт дициплинасын ныгыту зарурлыгын ассызыклады ул. Хуҗалыкта бүгенге көндә 147 кеше хезмәт куя....
-
Безнең авылда суны ничек саклыйлар?
Табигатьтә барлык тереклек ияләренә дә су кирәк. Ә кешеләр өчен бигрәк тә. Эчәр өчен генә дә түгел, сусыз юынып та, кер юып та булмый. Авылда күп кеше кош-корт, мал-туар асрый. Җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерү өчен дә су кирәк. Сусыз яшәү юк икән, аны сакларга да кирәк. Безнең авылда суны саклау өчен...
-
Мөхәммәт Мирзаны Актанышы зурлады
3 сәгать буе, сулыш та алмыйча, шигърият, милләт язмышы, мәдәният тормышы белән яшәгәннән соң, кабат гадәти тормышка кайтуны күңел кабул итә алмыйча тора. Шагыйрь Мөхәммәт Мирза кичәсенә бара алмаганнар күп нәрсә югалттылар. Татар милләтеннән булуына хәтере калганнарга, яшәү мәгънәсен таба алмыйча иза чиккәннәргә, туры юлдан тайпылганнарга нәкъ шушы чарада катнашу...
-
Саулык лаеклы ялдагыларга да кирәк
Шушы елның гыйнвар аенда Такталачык авылы шифаханәсендә ял итеп, дәвалану мөмкинлеге туды. Үткәндәге хезмәтебезне искә алып, безгә юлламаларны "Актаныш" агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев бүләк итеп бирде. Изгелеге өчен Ходаем үзенә дә гел яхшылыклар юрап торсын, сәламәт булсын. Безнең буын балаларына тормышның ачысын-төчесен тоеп яшәргә туры килде. Ачлы-туклы, иртәдән төнге караңгыга...
-
Хоккей – егетләр уены
Спорт, сәламәтлек. Бу гади генә ике сүз һәрвакыт янәшә йөри. Спорт тормышында быел аеруча җанлылык, чөнки башкалабыз Казанда узачак Универсиадага да санаулы айлар гына калып бара. Безнең мәктәптә дә бу уңайдан төрле чаралар: Универсиада корылмалары буйлап читтән торып экскурсияләр ясау, Казан шәһәрендә укучы студентлар белән очрашу, Универсиада эмблемалары иҗат итү,...