Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Саулык лаеклы ялдагыларга да кирәк

Шушы елның гыйнвар аенда Такталачык авылы шифаханәсендә ял итеп, дәвалану мөмкинлеге туды. Үткәндәге хезмәтебезне искә алып, безгә юлламаларны "Актаныш" агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев бүләк итеп бирде. Изгелеге өчен Ходаем үзенә дә гел яхшылыклар юрап торсын, сәламәт булсын. Безнең буын балаларына тормышның ачысын-төчесен тоеп яшәргә туры килде. Ачлы-туклы, иртәдән төнге караңгыга...

Шушы елның гыйнвар аенда Такталачык авылы шифаханәсендә ял итеп, дәвалану мөмкинлеге туды. Үткәндәге хезмәтебезне искә алып, безгә юлламаларны "Актаныш" агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев бүләк итеп бирде. Изгелеге өчен Ходаем үзенә дә гел яхшылыклар юрап торсын, сәламәт булсын.
Безнең буын балаларына тормышның ачысын-төчесен тоеп яшәргә туры килде. Ачлы-туклы, иртәдән төнге караңгыга кадәр бушка бил бөгеп яшәдек. Әлбәттә, сәламәтлегебез тәмам какшады, авыртмаган бер күзәнәгебез дә юк. Әле дә аптырыйбыз: ничек шушы яшькә кадәр килеп җитә алганбыздыр, мөгаен, алабута-кәлҗемә ашап, көн-төн физик хезмәт белән шөгыльләнеп, тәнебезне сәламәт тота алганбыздыр. Безнең чор кешеләре барысы да тормышның ачысында йөзгән һәм алар зур хөрмәткә һәм игътибарга лаеклылар.
Шифаханәдә ял иткәндә үзебез кебек хезмәт ветераннары белән шушы хакта байтак сөйләшеп утырдык. Соңгы вакытта районыбызда участок дәваханәләренә игътибар бирелеп, кешеләргә дәвалану өчен өстәмә шартлар тудыру буенча район җитәкчелегенең эшчәнлеге, әлбәттә, безнең күңелләргә хуш килә, өмет чаткылары уята. Киләчәктә тагын да ныграк игътибар бирелсен иде өлкәннәрнең сәламәтлеген ныгыту буенча. Бүгенгә әле бөтен мәшәкать шәфкать туташлары җилкәсендә. Аларның эше искитмәле авыр, күпкырлы, тынгысыз. Монда ял итүчеләрнең күбесе 70-85 яшьлек бит, аларны сабый баладай көйләп кенә торырга кирәк, кайберләребез көчкә аяк атлый, кайсыларыбыз үз йомышын да башкара алмый, колак ишетми, күз начар күрә... Барысының да күңелләрен шәфкать туташлары күрә. Шифаханәдә эшләүче Гөлназ Фәйзуллина, Рәмилә Ханова, Нурзия Габдуллина, Гөлфирә Заһидуллина, Гөлсия Хәсәнова искитмәле олы җанлы, кешелекле, тәмле телле, аларга карата фәкать соклану, рәхмәт хисләре генә уяна. Бигрәк тә өлкән шәфкать туташы Гөлназ Фәйзуллинаның тынгысызлыгы, игътибарлы, олы җанлы, мәрхәмәтле булуы, эшенә зур җаваплылык белән каравы сокландырды. Безне сабый балалар кебек ванналарга салып юдылар, күп төрле дәвалаулар бирделәр. Авыруларны тукландыру, аш-су әзерләү оҗмахтагыдай диярсең. Көн саен төрледән-төрле ризыклар, камыр ашлары әзерлиләр.
Тулы мәгълүмат газетаның җомга, 8 февраль, 2013 10 (9756) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев