Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мөхәммәт Мирзаны Актанышы зурлады

3 сәгать буе, сулыш та алмыйча, шигърият, милләт язмышы, мәдәният тормышы белән яшәгәннән соң, кабат гадәти тормышка кайтуны күңел кабул итә алмыйча тора. Шагыйрь Мөхәммәт Мирза кичәсенә бара алмаганнар күп нәрсә югалттылар. Татар милләтеннән булуына хәтере калганнарга, яшәү мәгънәсен таба алмыйча иза чиккәннәргә, туры юлдан тайпылганнарга нәкъ шушы чарада катнашу...

3 сәгать буе, сулыш та алмыйча, шигърият, милләт язмышы, мәдәният тормышы белән яшәгәннән соң, кабат гадәти тормышка кайтуны күңел кабул итә алмыйча тора. Шагыйрь Мөхәммәт Мирза кичәсенә бара алмаганнар күп нәрсә югалттылар. Татар милләтеннән булуына хәтере калганнарга, яшәү мәгънәсен таба алмыйча иза чиккәннәргә, туры юлдан тайпылганнарга нәкъ шушы чарада катнашу кирәк иде...
Сугыш еллары өрлектәй ир-егетләрне бик каты сыный. Унсигез яше тулар-тулмас яуга киткән Мирзамөхәммәт Ибраһимовка фронтта бер генә ел булырга туры килә. Әмма шул арада батыр солдат Кызыл Байрак һәм I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә. Курку белмәс, кыю, тәвәккәл яугир 1943 елның 2 ноябрь иртәсендә Днепр елгасы ярын дошманнан азат иткәндә ике аягын югалта.
Мирзамөхәммәт Шәмсемөхәммәт улы язмыш сынавын ир-егетләрчә кыю күтәрә. Минзәлә педучилищесын, Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый. 20 елга якын мәктәп директоры була, 40 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлап, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Ә тагын бер батырлыгы - ишле гаиләсен аякка бастыру. Тормыш иптәше - Герой-ана Мөсәвәрә белән 11 бала (6 ул, 5 кыз) тәрбияләп үстерәләр, белемле итеп, олы тормышка фатихаларын бирәләр.
Олы тормыш... Шушы олы тормыш сукмакларыннан үҗәтләнеп атлаган кыю улы - 11 баланың берсе Илфак Ибраһимовның урау юлы шигърияткә барып тоташа. Тирән мәгънәле, фәлсәфи, уй һәм хәят аша лирик кичерешләрдән торган шигырьләрен, поэмаларын, робагыйларын, газәлләрен иҗат итә. Без аны шагыйрь Мөхәммәт Мирза буларак беләбез. Әдәби псевдонимының каян килеп чыгуы әтисенең исеменә, аңа булган хөрмәтенә барып тоташканын күрәбез.
Бүгенге чорның катлаулы халәтен-вәзгыятен, гамен-сулышын нечкә тоеп, йөрәк сыкрануларын кушып, тирәннән фикерләп, милләтебезнең нәсел тамырын күзаллап иҗат итә.
- Ишелергә торган ярны агачның нечкә бер тамыры тотып тора. Шул тамыр өзелми, ә агач һәр язда яфрак яра. Татар милләтенең язмышы бу. Ә тамыры биредә - Актанышта...
Тулы мәгълүмат газетаның җомга, 8 февраль, 2013 10 (9756) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев