12 апрель 2023 яңалыклары
-
«Чиста су» 57 нче бистәне һәм Иске Кормашны чиста сулы итәчәк
Бүген республикада халыкның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән утызга якын максатчан программа эшли. Болар төзелеш һәм торакны, социаль- мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау, юллар төзелеше, авылларда урамнарга утлар кую һәм башкалар.
-
Ташламалы язылу вакытында Шәбез һәм Калмаш халкы 30 данә «Актаныш таңнары»на язылган
10 апрельдән «Татмедиа» АҖ газета-журналларына ташламалы язылу башланып китте. Декада вакытында 2023 елның икенче яртыеллыгына районыбыз көзгесе- «Актаныш таңнары» газетасына 741 сумга гына язылып була. Инде Шәбез һәм Калмаш авылында яшәүчеләр бу мөмкинлектән файдаланып калырга өлгергән. Бу хакта безгә Чалманарат почта бүлекчәсе җитәкчесе Гөлфинә Кашапова хәбәр итте.
-
Актанышның икенче санлы һәм Такталачык мәктәпләре районыбыздагы мәктәп туклану челтәрен республика конкурсында тәкъдим итәчәк
Иң талантлы мәктәп пешекчесе кайда эшли? Кайсы мәктәптә иң уңайлы ашханә урнашкан? Кемнең төшке ашлары иң тәмлесе? Болар барысы да «Иң яхшы мәктәп ашханәсе» республика конкурсының муниципаль этабында ачыкланды. 4-5 апрель көннәрендә район мәгариф идарәсе белгечләреннән тупланган эксперт комиссиясе конкурста катнашырга теләк белдергән 15 мәктәп ашханәләре эшчәнлеге белән танышты.
-
Космонавтика көнендә Чалманарат китапханәсенә авыл балалар бакчасы нәниләре кунакка килде
12 апрель -Космонавтика көне. Чалманарат китапханәсе һәм мәдәният йортына авылның балалар бакчасы нәниләре кунакка килде.
-
РАЙОНЫБЫЗ УКУЧЫ-ЯШЬЛӘРЕ РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ «АЛГА - ПОЕХАЛИ» ФОРУМЫНДА: «АКТАНЫШ БАЛКЫШЫ» КОМАНДАСЫ КАЗАН СӘХНӘСЕН ЯУЛЫЙ
10 апрельдән 14 апрельгә кадәр Казан каласында беренче «Алга! - Поехали!» яшьләр форумы үтә. Эчтәлеге һәм эшчәнлеге белән пеонерия оешмаларына алмашка килгән әлеге хәрәкәт, Россия президенты В.В.Путин указы нигезендә тормышка ашырыла. Районыбыз данын форумда 1нче һәм 2нче санлы Актаныш гомум белем бирү мәктәпләре, гуманитар гимназия, Актаныш технология техникум егет-кызларыннан оешкан «Актаныш балкышы» командасы яклый.
-
«Ак инеш» ансамбле «Йолдызлык»ның «Пирамида»да үтәчәк концертында катнаша
Бу көннәрдә Казанда «Созвездие- Йолдызлык» фестиваленең суперфинал концертлары бара. Фестивальдән күңелле яңалыклар- «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршында эшләп килүче «Ак инеш» хореография ансамбле кичә, 11 апрельдә узган суперфинал бәяләүдә жюри тарафыннан зур баллар җыйды.