Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

РАЙОНЫБЫЗ УКУЧЫ-ЯШЬЛӘРЕ РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ «АЛГА - ПОЕХАЛИ» ФОРУМЫНДА: «АКТАНЫШ БАЛКЫШЫ» КОМАНДАСЫ КАЗАН СӘХНӘСЕН ЯУЛЫЙ

10 апрельдән 14 апрельгә кадәр Казан каласында беренче «Алга! - Поехали!» яшьләр форумы үтә. Эчтәлеге һәм эшчәнлеге белән пеонерия оешмаларына алмашка килгән әлеге хәрәкәт, Россия президенты В.В.Путин указы нигезендә тормышка ашырыла. Районыбыз данын форумда 1нче һәм 2нче санлы Актаныш гомум белем бирү мәктәпләре, гуманитар гимназия, Актаныш технология техникум егет-кызларыннан оешкан «Актаныш балкышы» командасы яклый.

 Республикабызның 50 гә якын районнарыннан җыелган укучы-яшьләрне уртак максат берләштерә, ул да булса туган илебезгә лаеклы дәвамчылар тәрбияләү, үстерү. 

"Алга!" хәрәкәте һәрбер район үзәгендә оештырылып, 9 юнәлеш буенча эшчәнлек алып баруны үзмаксат итеп куя. Патриотизм, фән һәм белем, медиа, туризм һәм башка өлкәләрдә зур ачышлар, бөек эшләр башкаруга 21 гасыр яшьләренә мөмкинлекләр ачык. 

Бүгенге чараны тантаналы ачуда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның катнашуы да, әлеге хәрәкәтнең мөһимлеге, аңа зур өметләр баглануы хакында сөйли. Үз чыгышында  ул киләчәгебез яшьләр кулында булуын кабат ассызыклады.

...Сәхнәдә сәләтле, шаян-шук егет-кызларыбыз. Бүген алар бер дулкында: күзләрдә шатлык, йөзләрдә елмаю. 5000гә якын яшьләрне җыйган концерт залында дәртле җырлар, матур теләкләр.

Районыбыз данын якларга килгән алгалыларыбыз сынатмады. Чыннан да, үзебезгә генә хас булган саф татар телендәге чыгыш башкалардан аерыла. Актанышлылар, "Актаныш балкышы" алар!

"Алга!" форумы 4 көн дәвам итәчәк. Алда кызыклы экскурсия-очрашулар, файдалы мастер-класслар көтә. Шунысы сөендерә, егет -кызларга ошый әлеге хәрәкәт эшчәнлеге. Без исә матур теләктә калабыз. Дәвамлы булсын "Алга!", районыбызда да матур төстә оешып, күркәм эшләр белән сөендерергә язсын.

Актаныш технология техникумы өстәмә белем бирү педагогы : Зилә Өлфәт кызы Нәгыймова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев