Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актанышның икенче санлы һәм Такталачык мәктәпләре районыбыздагы мәктәп туклану челтәрен республика конкурсында тәкъдим итәчәк

Иң талантлы мәктәп пешекчесе кайда эшли? Кайсы мәктәптә иң уңайлы ашханә урнашкан? Кемнең төшке ашлары иң тәмлесе? Болар барысы да «Иң яхшы мәктәп ашханәсе» республика конкурсының муниципаль этабында ачыкланды. 4-5 апрель көннәрендә район мәгариф идарәсе белгечләреннән тупланган эксперт комиссиясе конкурста катнашырга теләк белдергән 15 мәктәп ашханәләре эшчәнлеге белән танышты.

          Төрле параметрлар буенча тикшергәннән соң гомуми белем бирү мәктәпләре арасында иң югары балл җыеп I урынны Актанышның икенче санлы мәктәбе яулады. II урында - Пучы, III урында Киров мәктәпләре.

Төп белем бирү мәктәпләре буенча алдынгылыкта -Такталачык мәктәбе. II урында - Чуракай һәм Меңнәр мәктәпләре, III урында Яңа Әлем, Байсар һәм Теләкәй мәктәпләре. 

                Җиңүче коллективлар- Актанышның икенче санлы һәм Такталачык мәктәпләре районыбыздагы мәктәп туклану челтәрен республика конкурсында тәкъдим итәчәк. Пешекчеләребезгә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев